Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елга мандарин 20 процентка арзанаячак

Цитрусларга бәяләрнең төшүе ноябрьдә яңа уңыш җыя башлау белән бәйле.

Яңа елга мандарин 20 процентка, ә әфлисун 15,5 процентка арзанаячак. Әлеге фаразны Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитика бүлеге җиткерә, дип яза “Известия”.

Цитрусларга бәяләрнең төшүе ноябрьдә яңа уңыш җыя башлау белән бәйле. Ноябрьдән гыйнварга кадәр әлеге җиләк-җимеш Россиягә чит илләрдән кертелә. Ихтыяҗ зур булганга,  цитруслар күпләп кертелә.

Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитик бүлеге җитәкчесе Кирилл Лашин әйтүенчә, октябрьдә Абхазиядән кергән мандаринның килограммы - 75 сум, ә Марокка һәм Төркиянеке 110 сум тирәсе тора. Декабрьдә исә 1 килограмм Абхазия цитруслары - 60 сум, Марокка һәм Төркиядән килгәненең 1 килограммы 88 сум торачак.

Моннан тыш, аналитиклар әфлисунга бәяләр төшәчәген фаразлый. Узган ай ахырында, ЕМИСС мәгълүматлары буенча, 1 килограмм әфлисунга уртача 106,56 сум акча түләнгән. Җиләк-җимеш һәм яшелчә җитештерү берлегенең аналитик бүлеге фаразлары буенча, әфлисунга бәяләр 15,5 процентка - 90 сумга кадәр төшәчәк.

Искәртеп үтик, мандарин, шампан шәрабе һәм шоколад — Яңа елга һәм каникул чорында күпләп сатып алына торган продуктлар арасында. Яңа елга бәйрәм өстәленә мандарин кую гадәте Кытайдан керүе билгеле.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: