Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа елдан декрет түләүләре арта

2019 елның 1 гыйнварын­нан 1,5 яшь­кә кадәрге балаларны карау буенча  ай саен бирелә торган пособиене арттырачаклар. Бу хакта Федераль социаль иминият фондының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әгәр хәзер  бу пособиенең иң зур күләме 24 мең сум булса,   киләсе елда ул 26 мең сумга җитә. Шул ук вакытта  минималь күләме дә артачак – 4,5 мең сумга кадәр.
Декрет түләүләре белән хәл яхшы якка үзгәрергә тора. Йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең минималь күләме 140 отпуск көн өчен 52 мең сумга кадәр җитәчәк.  Ә инде максималь күләме 301 мең сумнан артып китәргә мөмкин (хәзер ул 282 мең сум).

Исегезгә төшерәбез, пособие узган ике елның хезмәт хакын исәпләп билгеләнә, әмма ул соңгы чик базасыннан артып китәргә тиеш түгел. Әгәр дә  страховкаланган кешенең хезмәт хакы булмаса, яисә бик кечкенә булса, түләү иң аз хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.  Шуны да әйтергә кирәк, яңа елдан  ул 11 280 сумга кадәр җитәчәк.
Хәзер бала карау өчен ялны  баланың әнисе генә түгел, әтисенең дә алу хокукы бар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: декретные