Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел төнендә теләкләр теләү - астролог сер ача

Яңа ел төнендә төп йолаларның берсе - теләкләр теләү.

Аларның төрле ысуллары бар - мәсәлән, кәгазьдә хыялыңны язасың да, аны яндырасың. Әмма белгечләр әйтүенчә, без бу юнәлештә хаталар җибәрәбез һәм шул рәвешле хыялларыбыз чынга ашмый кала икән. 
Астролог Олег Персидский аңлатуынча, киләчәктә дә берәр теләкнең чынга ашуын теләсәң, бүгенге тормыш, муллык өчен шөкерана итәргә кирәк. 
Бәйрәм алды көннәреннән башлап, иске Яңа елга кадәрге вакытны шатлык, куанычларга күмелеп уздырырга һәм барысы өчен дә дөньяга рәхмәт белдерергә кирәк. 
Яңа ел алдыннан өйләрегезне җыештырып чыгыгыз, җилләтегез һәм бөтен кирәкмәгән чүп-чарны ташлагыз. Ә Яңа ел төнендә төнге сәгать берләрдә тәрәзәләрне ачыгыз һәм өйгә яңартылган көч- энергия кертегез. 
Шулай ук, астролог яңа елдагы теләкләрне тормышка ашыру өчен гадәти булмаган, әмма ышанычлы ысул тәкъдим итә. Уй-хыялыгызны кәгазьгә язып куегыз да, аны төреп, чыршы уенчыгына яшерегез, аннары аны чыршының иң өске ботагына элегез. Атна дәвамында аңа күз салган саен, теләк инде тормышка аша башлады, дип уйлагыз. Шуннан соң уенчыкны чыршыдан алыгыз да, язуны чыгармыйча гына, аулак урынга яшереп куегыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев