Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЯҢА ЕЛ ШУЛАЙ ИТӘ УЛ! КӨЛКЕГӘ КАЛДЫРА...

-Кадерлем, Яңа елда күп эчмәгәч ничек рәхәт икән!

-Кадерлем, Яңа елда күп эчмәгәч ничек рәхәт икән! Күңел булганчы йөрдек, барлык дусларны күрдек, кинолар карадык! Тиздән Раштуа, аны да кеше төсле билгеләрбез...

-Кадерлем, инде 11е...

******

31 декабрь:

-Миңа икра һәм сөяксез өч кило сыер ите.

3 гыйнвар:

-Ничек инде тоз 12 сум? 10 сум 20 тиен генә иде бит әле!

*******

Яңа ел! Бөтен җирдә акцияләр, ташламалар! Бары тик таксида гына алдамыйлар: кая 200 иде, хәзер – 400 сум.

*******

-Күрше, беләсеңме, әле Яңа ел җитмәгән, ә инде кайсыдыр чыршысын чыгарып аткан!

-Мин ул, яңасын куярга урын булсын дип, узган елгысын чыгарып аттым.

********

Кунакта:

-Сезнең хатыныгызның алкалары бик тә оригиналь, беркайда да күргәнем юк иде андыйларны.

-Әй, Яңа елга аңа бүләк алырга башымнан чыгып очкан, үземнең запонкаларымны бүләк итәргә туры килде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев