Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел каникулларында Татарстанның алты шәһәре объектларында ковидка каршы таләпләр үтәлмәгән

Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Безнең тарафтан Яңа ел бәйрәмнәрендә эшли торган объектларны тикшерәләр. Бу театрлар, кинотеатрлар, сәүдә үзәкләре, даруханәләр, медицина оешмалары, кафе, кибетләр, кешеләрнең ял итү урыннары - шугалаклар, чаңгы базалары. Барлыгы бу көннәрдә 238 объект тикшерелгән, 12сендә хокук бозулар табылган. Бу тикшерелгән объектлар санының 5% ы", - дип сөйләде ул.

Авдонина ачыклаганча, хокук бозулар биш кибеттә, бер кинотеатрда, ике медицина үзәгендә һәм дүрт кафеда ачыкланган. Бу объектлар Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Яшел Үзәндә, Түбән Камада һәм Бөгелмәдә урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев