Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа ел каникулларын кыскартырга тәкъдим итәләр

Хезмәт буенча комитет рәисе Нилов 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр ял итәргә, ә калган көннәрне түләүле ялга кертергә тәкъдим итте.

"Шулай итеп, без озакка сузылган Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итәргә теләмәгән гражданнарга да, кыш көне күбрәк кәеф-сафа корырга яратучыларның да күңелләрен күрәчәкбез", - дип саный депутат. 
Декабрьнең соңгы көнендә күп кенә предприятиеләрдә корпоративлар үткәрелә, шуңа күрә аны тулы хокуклы эш көне дип санап булмый. 
Киләсе Яңа ел бәйрәмнәрендә россиялеләр сигез көн ял итә алачак. 2019 елның 30 һәм 31 декабрендә дүшәмбе һәм сишәмбе көн булачак һәм эш көннәре дип санала. 4 һәм 5 гыйнвардагы шимбә һәм якшәмбе көннәрен 4 һәм 5 майга, дүшәмбе һәм сишәмбегә күчерәчәкләр, дип планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев