Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Яңа 2019 елны каршылыйбыз

Һавада беренче суык исләре таралды, кибетләр мандарин һәм чыршы белән тулды, сувенирлар бүлегендә дуңгыз рәвешендәге төрле сыннар пәйда булды. Алда Сары Җир Чучкасы елы!

Һавада беренче суык исләре таралды, кибетләр мандарин һәм чыршы белән тулды, сувенирлар бүлегендә дуңгыз рәвешендәге төрле сыннар пәйда булды. Алда Сары Җир Чучкасы елы! Күпләрдә бу хайван “копилка” буларак күз алдына килә, шуңа күрә дә яңа елны тиешенчә каршы алу, финанс белән уңышны җәлеп итү өчен бар осталыгыгызны һәм көчегезне куярга тырышыгыз.

 

Ничек киенергә?

Җир Дуңгызы җылы төсләрне ярата. Ел хуҗасы “җир” исемен йөрткәнлектән, төсләр дә табигать төсмерләрендә булырга тиеш: коңгырт, сары, яшел. Мода артыннан күзәтүче стилистлар, кием сайлаганда “хуш исле горчица” (пряная горчица) төсенә игътибар итәргә куша. Әгәр дә инде сезгә ул төс килешми икән, ә ел хуҗасына ничек тә ярарга кирәк, нинди дә булса аксессуарлар гына алыгыз. Ул сумка, бижутерия булырга мөмкин, ә ирләргә – галстук. Сары төснең “модернизациясе” турында да онытмагыз. Сүз алтын төс турында бара. Әгәр дә сезнең “алтынлы” күлмәгегез бар һәм аны киеп ялтырап йөрергә кыймагансыз икән, ул вакыт җитте! Дуңгыз экстравагант һәм эпатаж әйберләргә мөккибән! Шулай ук, ал, соры, салат һәм кофе төсләре дә актуаль.

2019 елда моданың кайнар тренды – киемдәге купшы һәм кабарынкы элементлар. Сүз итәкләр һәм җиңнәр турында. Бала итәк һәм рюш аларда бик матур һәм бәйрәмчә булачак. Күлмәк һәм блузкаларның ассиммитрик модельләре актуаль. Аларда күпертелгән купшы декор бер җилкәне генә бизи, ә икенчесе ачык кала.

Ә гомумән, туасы елда киемдә түбәндәгеләргә игътибар итәргә кирәк:

*кабарынкы итәкле күлмәкләр – бәйрәм дә бай һәм күңелле, ел уңышлы булсын өчен;

*кечкенә кара күлмәк, әмма алтын белән бизәлгән – финанс һәм байлык җәлеп итү өчен;

*төсле комбинезоннар – яңа елда уңыш елмайсын өчен;

*аксыл төсле чалбарлар – Җир Кабаны комфорт һәм табигыйлекне ярата;

*кабарынкы җиңле киемнәр – мода сезоны хитын игътибарсыз калдырырга ярамый;

*ак блузалар – 2019 елда тынычлык һәм гармония өчен;

*ачык төсле легинслар – бәйрәм кәефе өчен.

Образны прическа йомгаклый. Баш катырып әллә нинди катлаулы прическа уйлап табарга кирәкми, чәчләрегезне күпертегез дә лак белән катырыгыз. Ирләрнеке белән дә шулай ук. Ел хуҗасы җиңелчә үскән сакалга да каршы түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев