Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Йә ябалар, йә кайтасың!»

Күлбаштан Исмәгыйлевлар гаиләсе авылны саклап калу өчен барына да әзер

Ул кечкенәдән полиция хезмәткәре булырга хыял лана, балигъ булмаган балалар белән эшлисе, аларны ялгыш юлга басудан саклап каласы килә. Мәктәпне тәмамлаган Күлбаш кызы Гөлчәчәк, шушы ниятен тормышка ашыру максаты белән, Казан педагогика институтының психология факультетына укырга керә. Әмма студент тормышына чумып, лекцияләр «тоз лап», бар тәмен белеп, белем алу насыйп булмый үзенә. «йә ябалар, йә кайтасың!» дигән тәкъдим килеп ирешә.

Күлбаш клубы мөдире Гөлнара Мохтарова Яшел Үзәнгә киткәч, авылның мәдәни учагында эшләргә кеше калмый, хәтта, ябарга дигән мәсьәлә килеп туа. Шулчак балачактан мәдәният тормышында кайнап үскән, актив, тырыш кызны авылга кайтырга үгетлиләр. Ә Гөлчәчәк каршы килми, шаулап торган Казанын, уку йортын, төркемдәшләрен калдырып, туган ягына кайта. Укуын читтән торып дәвам итәргә карар кыла һәм шушы адымына ник бер тапкыр үкенгәне булсын!

– Ничек итеп авылның мәдәни учагын сүндерүгә юл куярга була иде соң? Мәктәпне яптылар, балалар бакчасы юк. Күлбашта шул, бер карап торган мәчетебез белән клубыбыз бар инде. 18 яшемнән мин биредә һәм авылны саклап калу, яшәтү өчен теш-тырнагыбыз белән көрәшәбез, – ди Гөлчәчәк.

Һәм бу аның башкалар алдында кычкырып әйткән буш сүзләре генә түгел. Кыз III курс та сессия вакытында шәһәр егете белән таныша. Яшьләр арасында мәхәббәт уты кабына, биш ел очрашып йөргәннән соң гына, гаилә кору турында сүз кузгаталар. Чөнки Гөлчәчәкнең Казанга китәсе килми. Авыл яшьләре дә клуб мөдирен күз карасыдай саклый, ташламасын гына! Яңа Исмәгыйлевләр гаиләсе барлыкка килә, әмма кыз туган авылыннан аерылмый, ике еллап Казаннан авылга эшкә кайтып йөри. Төрле чаралар, бәйрәмнәр дә элеккеге тәртиптә уза бирә. Балага узгач, саф һава кирәк дип, күбрәк туган ягында була. Инде игезәкләре – Мәрьям белән Мөхәммәд тугач, бер айлык сабыйларын калдырып, эшкә чыга, Сабантуй уздыра. Шулай итеп, хыя лын тормышка ашырып, гаиләсен авылга алып кайта. Шәһәр егете Алмаз, инде бу юлы хатынына каршы тора алмый.

– Балаларымны шәһәрдә үстерәсем килмәде. Бар теләгем – туган ягымның саф һавасын сулап, күз алдымда йөгерүләрен күрү, сау - сәламәт килеш тәрбияләү иде. Беренче вакытта йортта 8 кеше яшәдек. Инде бертуган энем Илназ да өйләнгәч, без аерылып чыктык. Күлбаш уртасында зур йорт салдык.
(Язманы тулысынча газетабызның 19нчы саныннан укый аласыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев