Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәй буена Татарстан лагерьларында 100 мең бала ял итәчәк

Бу айда 12 меңгә якын мәктәп укучысы республиканың балалар лагерьларына керде.

Бүгенге көнгә Татарстанда 79 балаларны савыктыру лагере эшли башлады, анда 12 мең укучы ял итә. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

"Хәзерге вакытта беренче сменада 79 лагерь эшли башлады, 12 мең бала килде, барлыгы бездә балаларны кабул итәргә әзер 119 җәйге сәламәтләндерү базасы бар, әмма алар билгеле бер сертификация узарга һәм Роспотребнадзорның хуплавын алырга тиеш, алар яңа шартларга туры килә", - дип сөйләде әңгәмәдәш.

Ул, әгәр эпидемиологик вәзгыять, җәйге савыктыру кампаниясе мөмкинлек бирсә, бу җәйгә 100 мең бала колачлаячак, дип өстәде.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Роспотребнадзор балаларга ялга башка төбәкләр лагерьларына чыгуны тыйган иде.

ТР яшьләр эшләре буенча министр Дамиров Фәттахов белән интервью бүген, 11 июльдә “Вакыйга” сайтында чыгачак. Видеоверсияне YouTube тагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының каналында күрергә мөмкин булачак.

«Андрей Кузьмин белән галстуктан башка интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Татарстан 24» телеканалында бүген 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев