Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Әй, балачак, балачак!

Әйтегез әле, йә, кайсыбыз сагынмый балачагын, сагынабыз, ничек кенә әле! Уйнаган уеннарыбызга кадәр истә бит, качышлы, унике таяк, тыркын, балдак салышлы, лапта (туплы уен), боларның күбесен хәзерге балалар белми дә бит, качышлы уеныннан гайре.

Бүген балалар бәйрәме уңаеннан язам әле, каникулларга гына көтә торган бала-оныкларыбыз яз ахырында ук, әлеге афәт чыгуга авылларга, әби-бабайларга кайтып төште, шулай бит. Баштарак ярый әле дәресләре онлайн уку булу сәбәпле өйдә тотып була иде, кояш яктырак карый башлауга, өйдә утыртып кара син аларны?! Баштарак мәлләрдә, ярамый, бер-берегез янына бармагыз, диеп торсак, хәзер аерып та булмый, балалар бит, нишләтәсең.

Матур көннәр торганда аларга да рәхәт, уйныйлар, велосипедларда узышалар, арып-талгач телефоннарын тотып (орышсак та) уен уйнап мәш киләләр. Табигатькә якын булгач кошларны күзәтергә, соңгы араларда күренгәли башлаган, җылынырга чыгып яткан тузбаш еланнарны карарга да курыкмыйлар үзләре.

Барыбызның да балалары, оныклары сау-сәламәт булып, тигез бәхетле гаиләләрдә үссеннәр иде, дөньялар тыныч булсын, балаларның шат авазлары гына яңгырап торсын!

Розалия Ибраһимова, Норлат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Амин,барыбызнын да балалары,оныклары,сау сэлэмэт,бэхетле булып уссеннэр.