Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле райондашлар!

Сезне Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Респуб ликасы Конституциясе көне белән котлыйм!

💥💥Безне туып үскән Ватаныбызга мәхәббәт, аның данлы традицияләренә һәм тарихына хөрмәт, бабаларыбыз кылган бөек эшләр өчен горурлык берләштерә. Бу бәйрәм халыклар батырлыгын символлаштыра. Бүгенге сынаулы көннәрдә илебез халыкларының бердәмлеге аеруча ачык күренә һәм моның зур көч булуын тирәнрәк аңлыйбыз.

 
Татарстан Республикасы Конституциясе безгә лаеклы тормыш дәрәҗәсе, кеше хокукы һәм иреге бирде. Үз телебездә сөйләшәбез, яраткан эшләребездә хезмәт куябыз һәм тырышлыгыбыз белән республикабызның казанышларына зур өлеш кертеп яшибез.
Бәйрәм көннәре уңаеннан һәркемгә саулык, иминлек, муллык, тыныч тормыш һәм аяз күк йөзе телим.

 
Илшат Ганиев,
«Майский» теплицалар комплексы генераль директоры 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев