Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле ветераннар!

«Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ коллективы исеменнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Респуб ликасы Конституциясе көне белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез!

Бу ике бәйрәм безнең күпмилләтле илебезнең халыклар бердәмлеген гәүдәләндерә һәм бердәмлек, чын патриотизм һәм һәркемнең җаваплылыгы символы булып тора. Без барыбыз да, ничә яшьтә булсак та, иманыбыз, һөнәребез, тормыш мәнфәгатьләребезгә карамастан, Ватан язмышы өчен җаваплылык тойган бердәм халык. Уртак тырышлык белән генә без ышанычлы иминлек гарантияләре һәм иҗади эштә үз сәләтләребезне тормышка ашыру мөмкинлекләре булган заманча гражданлык җәмгыяте төзи алабыз.

Бүген, Конституция принципларына таянып, Татарстан уңышлы гына икътисадый үсешне, халыкның тормышын яхшыртуны һәм социаль тотрыклылыкны, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуны тәэмин итә. Алга таба да безнең туган республикабыз сайланган юл буйлап нык һәм ышанычлы адымнар белән яңа биеклекләргә ирешер, дип ышанабыз.


Бәйрәм даталары безгә тагын бер тапкыр әхлакый кыйммәтләр, янәшәдәге кешеләргә игътибар, ярдәм итәргә әзер булучылар, бер-беребезгә хөрмәт, теләктәшлек белдерү сәләте турында уйланырга сәбәп бирә. Бу безгә заманча проблемаларга каршы торырга ярдәм итә. Мәдәниятне саклау, илне саклау һәм югары максатларга ирешү өчен бердәмлек никадәр мөһим икәнен аңлыйбыз. Бер-беребезне ихтирам итеп дөньяда бергәләп яшәү – зирәклек һәм илнең, республиканың, шәһәрнең һәм һәр гаиләнең ышанычлы үсеше нигезе.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телибез! Барлык эшләрегездә дә уңышлар юлдаш булсын, өйләрегездә тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, ә тотрыклылык киләчәккә ышаныч белән карарга ярдәм итсен!

Ренат Мистахов,
«Ак Барс» Суднолар төзү
Корпорациясе» АҖ
генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев