Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле яшел үзәнлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Кадерле дуслар!

«ПОЗиС» (POZIS) АҖ күп меңле коллективыбыз исеменнән Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән иң ихлас һәм җылы котлауларны кабул итегез!

Бу ике чагыштырмача яшь бәйрәм тирән рухи һәм тарихи тамырларга ия, алар Ватаныбызның күпмилләтле халкының патриотизмын һәм бердәмлеген чагылдыра.


Халыклар бердәмлеге көне безнең һәрберебезгә, милләтебезнең, динебезнең һәм социаль статусыбызның нинди булуына карамастан, Бөек Россиянең бер өлеше булуыбызны искә төшерә. Берләшеп кенә без ниятләгән югары максатларга ирешә, теләсә-нинди авырлыкларны җиңеп чыга, иң катлаулы бурычларны хәл итә һәм балаларыбызны һәм оныкларыбызны лаеклы киләчәк белән тәэмин итә алачакбыз. Әлеге якты бәйрәм илебез файдасына үз көчләрен һәм берләшү сәләтен берничә тапкыр исбатлаган ата- бабаларыбызның югары патриотизм символы булып тора.


Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм иткәннән соң быел 30 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан Конституциясе көнен билгеләү символик мәгънәгә ия. Татарстан Конституциясе хәзерге хокукый системаны формалаштыруда төп рольне уйнады, төбәкнең иҗтимагый-сәяси үсешенә файдалы йогынты ясады.


Бүген Татарстан – динамик рәвештә үсә, илебезнең социаль-икътисадый өлешендә лидерлык позицияләрен били. Республикада масштаблы инвестицион проектлар тормышка ашырыла, яңа югары технологияле производстволар булдырыла. Бу уңышлар артында – патриотизм, хезмәт сөючәнлек, республика халкының һәм җитәкчелегенең эшлекле һәм иҗади инициативасы.


Яшел Үзән шәһәре оешуга 90 ел тулу уңаеннан «ПОЗиС» АҖнең күп меңле коллективы озак еллар дәвамында туган якның социаль-икътисадый үсешенә лаеклы өлеш кертүе белән горурлана. Татарстанның уникаль төбәк буларак абруен хуплап, без POZIS бренды астында югары сыйфатлы, конкурентлыкка сәләтле суыту техникасын чыгарабыз.


Россия машина төзелеше комплексының әйдәп баручы предприятиеләренең берсе буларак, безнең компания перспективалы инновацион проектларны гамәлгә ашыра, яңа технология ләрне, шул исәптән үз эшләнмәләрен дә кертә. Продукциянең яңа төрләрен тиз темплар белән үзләштерә. Киләсе елда үзенең 125 еллыгын билгеләп үтәчәк безнең завод дәүләтебезнең иминлеген тәэмин итә.
Бүген, илебез язмышы хәл ителгәч, барыбыз алдында да бергәләп кенә башкарып була торган зур һәм җаваплы бурычлар тора. Һәм без хезмәт сөючән, талантлы, җиңелмәс халкыбыз куелган бурычларны хәл итәр дип ышанабыз. Тормышыбызда иң кадерлесе – ул тынычлык, тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч.


Яшьләребезгә аерым игътибар бирәбез: ата-аналарыгызны, укытучыларыгызны онытмагыз, кече һәм олы Ватаныгызны яратыгыз. Нәкъ менә биредә – Яшел Үзәндә үзеңне тормышка ашыру һәм лаеклы яшәү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Безнең шәһәр сезне, талантлы кешеләренә һәм традицияләренә бай булган Яшел Үзән шәһәренең матур тарихын дәвам итәр өчен көтә.


Кадерле дуслар! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, тынычлык, тормыш оптимизмы, иминлек, чәчәк ату, Татарстан һәм Россиянең күпмилләтле халкы өчен яңа уңышлар телибез! Бәйрәм белән!

Радик Хәсәнов,
«ПОЗиС» (POZIS) АҖ генераль директоры,
Константин Антипов,
башлангыч профсоюз оешмасы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев