Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, яшел үзәнлеләр!

Сезне иң зур бәйрәмнәребезнең берсе – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгы белән чын күделдән тәбрик итәм.

Җиңү көне – ул кайгы һәм күз яшьләре, чыдамлык һәм ышаныч, һәр гаилә кадерләп саклаган йөрәк әрнүе. Ул безне берләштерә, төрле сынаулар алдында нык, көчле һәм җиңелмәс итә. Бүген без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгән хезмәтчәннәребез алдында баш иябез. Үз көчегезне җәлләмичә, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт сезгә! Ә безгә һәм киләчәк буынга ата-бабаларыбызның батырлыкларын данлап, җиңүчеләр исеменә лаек булып, игелекле гамәлләр кылып яшәвебезне дәвам итәргә язсын.
Хөрмәтле ветераннарга һәм барлык яшел үзәнлеләргә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет һәм муллык телим. Ил-көннәребез имин, җаннарыбыз тыныч булсын. Бөек Җиңү көне белән!

Әүфәр Галиев,
«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты»
АҖ генераль директоры
Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев