Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Холера бетми!

Яшел Үзән эпидемиологлары (https://t.me/zelencrb) һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре холера белән авыручыны ачыклаганда гамәлләрне эшкәртү буенча уртак күнегүләр үткәрде.

Күнегүләр 4нче шәһәр поликлиникасы базасында узды.

Риваять буенча, медицина учреждениесенә пациент килеп косу, эч китү, хәлсезлеккә зарланган. Шәһәрдә яшәүче хатын Һиндстаннан ял итеп кайткан. Авыруны тикшергәннән соң клиник-эпидемиологик мәгълүматлар нигезендә табиб-инфекционист «холера» диагнозы куя.

Шул ук вакытта пациентны тикшерү аерым блокта, барлык куркынычсызлык чараларын үтәгәндә алып барыла.

Мондый очракта табиблар алынган мәгълүматны шунда ук Республика клиник инфекцион хастаханәсенең координация үзәгенә хәбәр итә, ашыгыч ярдәм бригадасын чакыралар һәм пациентны РКИБка җибәрәләр. Шуннан соң берничә профилактик чаралар, шул исәптән биналарны тулысынча дезинфекцияләү үткәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев