Яшел Үзән яңалыклары

Зеленодольск районының "Яшел Үзән" газетасы

16+
Яшәеш

Хезмәт даны һәм милли рух бәйрәме

Яшел Үзәндә милли бәйрәмебез – Сабантуй киң колач белән билгеләп үтелде. Традиция буенча ул «Каенлык» паркында узды һәм 45 меңнән артык кешене бер мәйданга туплады.

Алия Гаязова һәм Рәзилә Хәйретдинова фотолары

ЯШЕЛ ҮЗӘН

Яшел Үзәндә милли бәйрәмебез – Сабантуй киң колач белән билгеләп үтелде. Традиция буенча ул «Каенлык» паркында узды һәм 45 меңнән артык кешене бер мәйданга туплады. Милли рух, хезмәт кешесенә хөрмәт, спорт ярышлары һәм җыр-моң белән үрелгән бәйрәм һәркем күңелендә якты тәэсирләр калдырды.

Сабантуй кунаклары өчен быел да милли мәдәният белән якыннан танышу мөмкинлеге тудырылды. Өске мәйданда эшләгән «Минем балачак авылы» кунакларда зур кызыксыну уятты. «Татар йорты»нда алар халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре һәм милли мирасын чагылдырган күргәзмәләр белән танышты. Өй эчендә борынгы йорт җиһазлары, кулдан эшләнгән чигүле сөлгеләр, милли киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары урын алган иде. Биредә килгән кунакларга татар халкының кунакчыллык традицияләре, милли бәйрәмнәре һәм гаилә йолалары тәкъдим ителде. «Рус йорты» да үзенең бай эчтәлеге белән җәлеп итте. Бирегә килгән һәркем рус халкының мәдәниятен, борынгы көнкүрешен һәм йолаларын чагылдырган экспозицияләрне карады. Милли киемнәрдән хуҗабикәләр бәйрәмгә килүчеләрне борынгы гореф-гадәтләр һәм халык иҗаты үрнәкләре белән таныштырды. Сабантуйның тантаналы ачылышы үзенчәлекле музыкаль пролог белән башланды. Яшел Үзән районы һәм Казан шәһәре иҗат коллективлары әзерләгән тамашада 420 яшь артист катнашып, тамашачыларга онытылмаслык күренеш бүләк итте. Мәйданда татар халкының гореф-гадәтләре, хезмәткә мәхәббәте һәм милли мәдәниятебезнең байлыгы чагылыш тапты.

Бәйрәмнең төп каһарманнары – авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре булды. Аларга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать иткән Яшел Үзән мэры Михаил Афанасьев районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышларын билгеләп үтте.

– Бу көнне без авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, тармак ветераннарын һәм авыл кешеләрен хөрмәтлибез. Район территориясендә 11 авыл хуҗалыгы оешмасы, 30 крестьян-фермер хуҗалыгы, 7 кооператив һәм 8,5 мең шәхси ярдәмче хуҗалык эшли. Аграрийларыбызның хезмәт сөючәнлеге һәм һөнәри осталыгы нәтиҗәсендә Яшел Үзән авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча алдынгы урыннарны били. Без ышанычлы адымнар белән алга барабыз һәм эшебезне дәвам итәбез, – диде ул.

Быелгы Сабантуйның мәртәбәле кунаклары да шактый булды. Бәйрәмдә ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Россия УФСИН җитәкчесе Эдуард Хиалеев, Мәскәүнең Татарстан милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фәрисов һәм башка рәсми затлар катнашты. Сабантуй мәйданы һәрвакыттагыча спорт һәм күңел ачу ярышлары белән кайнап торды. Кунаклар милли уеннарда көч сынашты, көрәш һәм төрле бәйгеләрне кызыксынып күзәтте. Иң күп игътибар җәлеп иткән ярышларның берсе – биек баганага менү булды. Башкортстаннан килгән Руслан Мостафин 16 метрлы багана башына нибары 4,25 секунд эчендә күтәрелеп, тамашачыларны сокландырды.

Көрәш мәйданында да киеренке һәм мавыктыргыч алышлар барды. Балалар Сабантуеның яшь абсолют батыры исеменә Осиново авылыннан Инзил Ильясов лаек булды. Ә Яшел Үзән Сабан туеның абсолют батыры булып Яр Чаллы шәһәреннән 30 яшьлек Рәнис Гыйләҗетдинов танылды. Аңа тәкә һәм өр-яңа автомобиль ачкычы тапшырылды.

Үзәк мәйданда гөрләгән концерт программасы мөгаен бик күпләрне үзенә җәлеп иткәндер. Сәхнәдә ТРның халык артисты Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов һәм баш алар чыгыш ясады. Ә инде Башкортстанның халык артисты, Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей сәхнәгә чыккач, бар мәйдан аңа кушылып җырлады һәм рәхәтләнеп биеде.

Милли гореф-гадәтләрне саклап, хезмәт кешесенә дан җырлап узган Сабантуй тагын бер кат халыкларны берләштерүче, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытучы күркәм бәйрәм икәнлеген раслады. Яшел Үзәндәге Сабантуй быел да күтәренке кәеф, матур очрашулар һәм якты хатирәләр белән истә калачак.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

НОРЛАТ

Быел Норлат авылында узган Сабан туе аеруча оешкан, җанлы һәм истәлекле узды дисәм, каршы килүче булмас. Иртән үк мәйдан милли моң, шат авазлар һәм бәйрәм күтәренкелеге белән гөрләп торды.

Тантаналы ачылышында катнашучыларны Зеленодольск муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров сәламләде. Ул район башлыгы исеменнән иң изге теләкләрен җиткереп, халыкка иминлек, сәламәтлек һәм хезмәт уңышлары теләде. Тантаналы өлештән соң мәйдан балалар өчен оештырылган уеннарга, шат авазларга күмелде, ә өлкәннәр игътибарын мотоблоклар ярышы җәлеп итте. Техник осталык һәм җитезлек таләп иткән бу ярышны тамашачылар зур кызыксыну белән күзәтте. Биш катнашучы каршылыклы юлны вакытка узу да үз осталыкларын күрсәтте. Ярыш нәтиҗәләре буенча Самат Нигъмәтуллин – I урын, Тимур Габидуллин – II урын, Камил Нуруллин – III урынны яулады.

Көннең иң күңелле өлеше исә төп мәйданда дәвам итте. Халкыбызның милли мирасы булган уеннар – көянтә-чиләк белән йөгерү, чүлмәк вату, катыктан акча эзләү – тамашачыларны көлдерде дә, уйландырды да. Аеруча катыктан акча эзләү бәйгесе бәйрәмнең иң кызыклы мизгелләренең берсе булды. Заманча уеннар – күмәкләп чаңгыда йөрү, әтәч эзләү, тачкага утыртып ярышу – Сабан туена яңача төсмер өстәде.

Мәйдан гөрләп торды: халык актив катнашты, тамашачылар алкышлар белән көч биреп торды. Бәйрәмне татар эстрадасының популяр җырчысы Илназ Баһ алып барды. Гүзәл Идрисова һәм уллары, шулай ук Сәгыйть Гыйбашев, үзешчән артистлар һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгышлары да тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде.

Күгеш авылыннан Гомәр абый Хәсәнов бизәгән ат бәйрәмгә аерым бер ямь өстәде. Ул елдагыча Сабан туеның рухын тагын да баетты, күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Рәхмәт сезгә, Гомәр абый.

Балалар өчен батутлар, атта йөрү мөмкинлеге, төрле уеннар оештырылды. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлекле күренеше итеп мәйданга алып килгән дөя дә истә калды. Әти-әниләрнең кесә янчыгы чыдасын гына.

Сабан туеның иң көтеп алынган өлеше – милли көрәш, гадәттәгечә, зур кызыксыну тудырды. Көн кичкә авышса да, халык таралышырга ашыкмады. Тамашачылар батырларның көчен, осталыгын бәяләр өчен тын алмый күзәтте. Батыр егетләребез белән таныш булыгыз.

14 яшькә кадәрге балалар арасында:

• 1нче урын – Кәбир Газимҗанов (Айдар),

• 2нче урын – Аяз Вәлиуллин (Мамадыш-Әкил),

• 3нче урын – Инсаф Яриев (Яшел Үзән).

15–17 яшь:

• 1нче урын – Илмир Гыйбадуллин (Татар Танае),

• 2нче урын – Әмир Хәйруллин (Мулла Иле),

• 3нче урын – Әмир Гаязетдинов (Норлат).

18 яшьтән өлкәннәр:

• 1нче урын – Айдар Әхмәтов (Олы Ачасыр),

• 2нче урын – Булат Ганиев (Мулла Иле),

• 3нче урын – Айнур Салаватов (Айдар).

• Абсолют батырга тәкә һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Мистахов исеменнән телевизор тапшырылды.

Норлат Сабан туе быел да үзенең милли рухын, авыл халкының бердәмлеген һәм бәйрәмгә булган ихтирамын ачык күрсәтте. Бу көн һәркем күңелендә озак сакланырлык матур истәлекләр калдырды һәм киләсе Сабан туен да исән-имин, дөньяларыбыз тыныч булып, каршы алырга насыйп булсын иде.

ТУЛЫ ФОТОРЕПОРТАЖ

Сабан туйлары быелга тәмам, инде районда Авыл көннәре башлана. Бәйрәмнәргә рәхим итегез, дуслар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев