Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәвеф-хәтәрсез юллар булсын

Яшел Үзән районында М7 «Волга» автомобиль трассасында реконструкцияләнгән юл ачылды.

Соңгы өч елда без юл төзүчеләрнең Олы Ходяшавылы янындагы күпердә бертуктамый хезмәт итүләрен күреп тордык. Исак авылыннан Чувашия чигенә чаклы 18 чакрым юл 2019 елда яңартыла башлаган иде. Һәм менә, ниһаять, реконструкция эшләре тәмамланды, әлеге юл рәсми төстә ачылды.


17,3 километр озынлыктагы учас токта юлны дүрт полосага кадәр киңәйттеләр. Юл төзүчеләр җәяүлеләр иминлеге турында да кайгырткан. 28 чакрым тирәсе электр яктырту линиясе, 37,5 километр юл кырыендагы коймалар урнаштырылган, 400гә якын юл билгесе куелган. Якын-тирәдәге торак пунктларда яшәүчеләр өчен автопавильоннар белән 13 тукталыш комплексы урнаштырылган, җәяүлеләр өчен юллар төзелгән. Ә тимер юл янындагы Ходяш авылы халкын автомобиль шау- шуы борчымасын өчен махсус экран урнаштырылган.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм «Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев катнашты.


– Трассаның бу участогында машиналар күп иде. Әмма хәзер 18 километрга якыны реконструкцияләнде. Мондый бурычларны хәл итү өчен республикада юл-төзелеш ресурсларының җитәрлек булуына без шат. Президентыбыз Владимир Путинга, Михаил Мишустин җитәкчелегендәге хөкүмәткә һәм якташыбызга – бөтен ил буйлап һәм шул исәптән безнең республикада юллар төзүче илнең вице-премьеры Марат Хөснуллинга рәхмәтлебез. Әмма иң мөһиме – юл төзүчеләр, сезгә зур рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов.


«Волго-Вятскуправтодор» ФКУ башлыгы Илдар Минһаҗев сүзләренә караганда, биредә юл яңартылганчы тәүлегенә 26 мең машина гына йөри алган. Бүген бу күрсәткеч тәүлегенә ике тапкырга артты һәм ул 40 мең автомобильне тәшкил итә.

«Безнең идарә беренче тапкыр Татарстанда реконструкциядән соң шундый озынлыктагы участокны куллануга тапшыра. Биредә хәрәкәт интенсивлыгы бик югары. Юлга йөкләнеш зур иде. Хәзер исә юлларда йөрү куркынычсыз һәм уңайлы булачак», дип билгеләде ул.


Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренчә, М-7 трассасының яңартылган участогы муниципалитет үсеше өчен генә түгел, бөтен Татарстан өчен дә әһәмиятле.
Бу – хезмәт кешесенең трассасы. Аңа Ozon, Wildberries, KazanExpress һәм башка зур компанияләр кебек күпсанлы логистик үзәкләр йөкләнә. Безнең өчен юлларның әйбәт булуы бик мөһим. Чөнки ул безнең эшмәкәрләргә мөмкинлекләр бирә, диде муниципалитет җитәкчесе.


Тантана М-7 участогын реконструкцияләүдә катнашучы КамАЗ колонналарының тантаналы рәвештә узуы белән тәмамланды. Һәм бу урында бер генә теләк телисе килә – юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев