Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Хатынына үч итеп ике улын батырган».

Уфада югалган Артем Мазовны әле дә эзлиләр

Башкортстанда Мазовлар гаиләсе белән бәйле фаҗига эшенә тикшерүчеләр әлегә нокта куймаган. 2019 елның 26 октябрендә Уфада хатыны белән талашкач, Артем Мазов 2 нәни улын алып чыгып китеп югалган иде. Тикшерүчеләр ачыклаганча, ир-ат төзү материаллары кибетенә кереп, бау ала, өйдән өреп тутыра торган матрацны алып чыгып китә. Аның Уфимка елгасына таба китүе, матрацны тутырып, балаларны бәйләп куюы һәм батырып үтерүе билгеле була. Шул тирәдәге урман полосасында Мазовларның машинасы да табыла. Бу турыда «Башинформ» яза.

2020 елның июнь азагында Агыйдел елгасында Калинин районында 5 яшьлек малай мәетен, Дөм районы территориясендә 8 яшьлек малай мәетен табалар. Үтерелгән балаларның атасы әле дә табылмаган. Артем Мазов исемле бу кеше федераль эзләүгә бирелгән.

Россия Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Евгений Лагацкий тикшерү версиясен сөйләгән.

«Аны эзләүне дәвам итәбез. Бу – безнең өчен беренче номерлы мәсьәлә. Без һәр мәетне «Мазов түгелме икән» дип тикшерәбез. Аның белемен һәм маниакаль тәртибен исәпкә алып, ул суда үлмәгән булуы да мөмкин. Ул мәетен беркайчан тапмаслык ысул белән дә үзен-үзе үтерергә мөмкин.

Соңгы вакытта ул бит маниакаль идея белән яши – хатыныннан үч алу, аны ишетсеннәр өчен, балаларны үтерү. Моны суда эшләмәве ачыкланса да гаҗәп түгел. Әйе, ул балаларны батырып үтергән, ләкин үз-үзенә ничек кул салган – монысы сорау. Ләкин, минемчә, Мазов үз-үзенә кул салган. Ул техник вазифада эшләгән, шуңа күрә без аның мәетен кирәк җирдә эзләмәгәнгә табалмыйбыз түгел, ә ысулы аркасында аны табу катлаулы», – ди ул.

Евгений Лагацкий тәҗрибәсенә таянып әйткәнчә, әгәр бу елга булса, Мазовның калдыкларын күптән тапкан булырлар иде.

Евгений Лагацкий «бу ир-ат исән һәм әле дә булса кайдадыр качып ята» дигән версия турында да шикләнүен белдерә. «Ул каядыр качып киткән һәм яшеренгән» дигән версия – бик йомшак, чикләрне исәпкә алып әйткәндә, эз калдырмыйча юкка чыгып, моны эшләп булмый диярлек. Мондый версия бар, ләкин фаразлар рәвешендә. Ай саен бу версияне тикшерәбез, ләкин минем өчен ул беренче урында түгел», – ди Евгений Лагацкий.

Артем Мазов турында белешмәсе булган кешеләргә шалтырату өчен номерлар: (347) 279-33-85, 279- 33-78, Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур часте: 279- 39-02, яки 02 (102).

Чыганак:Интертат: иң популяр татар сайты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев