Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатын-кызлар арасында дуслык юк, көнләшү генә бар (редакциягә килгән хат)

Хатын-кызлар арасындагы дуслык турында бик күп сөйләнә дә, языла да. Ике ахирәтнең аннары дошманнарга әйләнүләре турында никадәр гыйбрәтле хәлләр бар. Тик ишетү бер нәрсә, ә аларга бары тик үз башыңнан узгач кына чынлап торып ышанасың.

Без бер подъездда яшәдек. Шатлыкларны бүлешеп, уңышсызлыклардан елашып, иң яшерен серләребезне уртаклашып... Дуслыгыбызны бернәрсә дә боза алмас кебек иде.

Дамирә чибәр, үзенә нык ышанган кыз, кияүгә бай кешегә чыкты һәм ул тапты. Тик иренә мәхәббәт хисләре алай көчле түгел иде. Ун ел бергә гомер иткәндә, хәтта хөрмәте дә калмады. Яратмаган ире белән аерылышып, аерым фатир сатып алды да, улы белән шунда яши башлады. Тора-бара яратырлык кешесен дә очратты. Тик ул өйләнгән һәм гаиләсеннән китәргә җыенмый иде. Дамирәгә аның белән сирәк-мирәк очрашуларга ризалашып, кайчан да булса бөтенләйгә янында калачагына өметләнүдән башка чара калмады.

Мин үзем дә төшеп калганнардан түгел, матурлыгым бар, тик кыюлыгым һәм үземә ышанычым Дамирәнеке кадәр түгел. Бәлки шуңадыр, шәхси тормышым барып чыкмады. Ирем читкә йөри башлады һәм без дә аерылыштык. Миңа яңа тормыш башлау авыр булды. Яшәргә урыным һәм сатып алырга җитәрлек акчам да юк иде. Улым белән арендаланган фатирларда яшәргә туры килде. Шәхси тормышым турында уйларга вакытым да булмады. Ирем ясаган яралар да озак сызлады.

Шулай да, миңа да бәхет елмайды. Яхшы кеше очраттым һәм кияүгә чыктым. Ул минем өчен ышанычлы таяныч, улым өчен менә дигән дус.
Менә шуннан башланды. Дамирә гел, теге болай гына, сүз арасында кебек кенә иремне яманлап куя, имеш ул минем яныма «пристроился». Мин башта иремне акларга маташтым. Ул миңа бөтен яклап булыша, акчаны яхшы эшли, гаиләне тулаем тәэмин итә. Тик «ахирәтем» һич кенә дә тынычланырга теләмәде. Безне ирем белән әрләштерергә маташты, миңа гел аерылышырга киңәш итте.

Мин шактый түздем, әмма бер юлы моңа нокта куярга булдым. Дамирәнең күзенә карап, син миннән көнләшәсең, дип, ачыктан-ачык әйттем. Ә аның моны кире какмавына шаккаттым. Әле җитмәсә, минем синең белән сөйләшер сүзем юк, дип, ачуланып чыгып китте.

Менә шулай итеп күпьеллык дуслык юкка чыкты. Бик сирәк хатын-кызлар гына дус кызларының яхшырак тормышта яшәве белән килешә. Дуслар кайгы килгәч түгел, ә бер-берсенең бәхетенә шатлана белүдә сынала дип, бик дөрес әйткәннәр. Ә андыйлар бик-бик сирәк. Күпчелек очракта, кеше бәхетенә сөенмиләр шул, көнләшәләр генә…

Бәхетегезгә сөенерлек дуслар теләп калам.

Исемем редакция өчен генә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    1

    Юк алар хэзер