Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хатлар яздым утырып, ак кәгазьне тутырып...

Бер-береңә хисләр тулы матур хатлар язышу заманнары бар иде.

Алар бигрәк тә «солдатка» алынган егетләр өчен мөһим булгандыр. Чөнки туган яклардан, якыннардан, сөйгән ярлардан читтә сагынуларга түзәсе кыенрактыр.

Редакциябезгә хатларга языла торган шигъри куплетлардан торган калын дәфтәр алып килделәр. Аны армия сафларында ватан алдында хәрби бурычын үтәгәндә буш вакытларында Рәхим Зарифуллин дигән Борындык (Кайбыч районы) егете язган.


Дәфтәрнең беренче битендә түбәндә ге юллар бар: «Бу шигырь ләрне 5/XII-1951 елда кич сәгать 11дән соң яздым. Солдатлар йоклый, мин дежурить итәм, йокларга ярамый. Йокламагач төрле уйлар керә, туган җирне сагындыра. Яшь чак матур һәм җүләр чак, төн кебек. Таң атмый. Күп вакытлар үткәч алып укырга туры килер или истәлек итеп калыр...»

Яшьлегемнең матур чәчкәләре
Сине генә өзелеп сөйделәр.
Мин яраткан серле күзләреңне
Мин киткәчтен кемнәр сөйделәр?

Якын таулар килеп очрашканнар
Кошлар очкан чакта еракта.
Синең өчен булган мәхәббәтем
Балкып яна минем йөрәктә.

Бәлки инде күптән оныткансың
Сөям дигән серле сүземне.
Күп эзләдем, ләкин таба алмадым
Синең кебек уйчан күзләрне.

Уйларымны, яшьлек хисләремне
Шигырь итеп язам хатыма.
Онытсаң да искә алырсың дип,
Яшьлек истәлеге хакына.

Чәчәкләрдән букет җыймас идем,
Дуслык хисе мәҗбүр итмәсә.
Минем сине сагынганымны
Таң җилләре хәбәр итмәсә.

Чын дуслыкка, мәңге дус булырга
Язам сиңа соңгы сүземне.
Киләчәктә бергә булырбыз дип,
Каты итеп кысам кулыңны!

Нәрсә диеп сиңа хатлар языйм,
Ни дип башлап языйм сүземне.
Кулларыңны кысып көлемсерәр идем,
Күрсәм әгәр нурлы йөзеңне.

Сөйдем сине, дустым, сөйдем сине,
Яшьлек серләремне сөйләдем.
Чын күңелдән сөйләгәнгә күрә,
Аерылабыз диеп белмәдем.

Дәфтәрдә менә шундый сагыну, ышану, өмет белән тулы куплетлар бихисап. Бу юлларны укыгач, бәлки бик күпләрегез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, үзләренең дә яшьлекләрен искә төшерер. Ни дисәң дә, гомернең иң онытылмас мизгелләре бит яшьлек еллары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев