Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Хәрби хезмәткә юл ачкан язмышыма рәхмәтле»

23 февраль – погонлы һәм хәрби формадагы барлык ир-атлар өчен зур дата.

Традиция буенча, бу көнне хәрбиләрне генә түгел, ә үз иле иминлеге хакына иң тәвәккәл гамәлләргә әзер булган ир-атларны, патриотларны да котлыйлар.

Кунагыбыз үзен тулысынча хәрби хезмәткә багышлаган отставкадагы офицер.

«Сез, мөгаен, берәр поликлиникада яисә хастаханәдә эшләгән булсагыз, әйбәтрәк булмас идеме, дип сорарсыз. Ә мин «юк!» дип әйтәм! Хәрби медицина миңа үз ишеген ачты һәм зур юлга чыгарга мөмкинлек бирде», – ди ул.

Медицина хезмәте подполковнигы Хәмит Шәмсетдинов үзенең бер елга армиягә китеп, анда 27 елга калуына үкенми, киресенчә, горурлана гына, хәтта язмышына рәхмәтле булып кала. Хезмәтенең һәр бас­кычын хәтерендә кадерләп саклый, хөрмәт белән искә ала. Әйе, офицер булу, күпкырлы медицинага башка күзлектән карау, һичшиксез, батырлык таләп итә.


Тумышы белән ул Удмуртиянең зур булмаган Пугачево бистәсеннән. Мәктәптә укыганда ук кем буласын билгеләп куйган. Унны бетерүгә Ижевскиның медицина институтына укырга керә. Бу өлкәгә зур кызыксыну күрсәтеп, аннан табиб-дәвалаучы белгечлеге алып чыга һәм аны армиягә юллыйлар.

– Совет чорында медицина институтларында хәрби кафедра бар иде. Без – студентлар анда 2 ел әзерлек узып, аңа бик җитди карадык. Безне лейтенант исеме белән чыгардылар. Шуңа күрә офицерлар армиягә дә бер генә елга алына иде. Мин Омск шәһәренә эләктем. Һәм ул минем язмышымда хәлиткеч роль уйнады, – дип сөйли Хәмит Сабирҗанович, үзенең ничек хәрби хезмәткә килүе турында.

Ул анда Россия гвардиясе гаскәрләрендә медпункт белән җитәкчелек итә. Аннан соң яшь табибны, аның хәрби эшкә бирелгәнлеген, хезмәтенә мөнәсәбәтен, таләпчән, эзләнүчән булуын күреп, Новосибирскка күчерәләр. Нәтиҗәдә, аның хезмәте кабатланмас традицияле матур шәһәр – Себер башкаласында дәвам итә.

– Юлымда гел әйбәт кешеләр генә очрады. Миңа коллективтагы тәртип, хәрби таләпчәнлек ошый иде. Анда мин бик күп нәрсәгә өйрәндем. Хезмәтемне астан, җирдән башладым. Медпункт җитәкчесенең вазифасы, гражданлык теленә күчергәндә, зур булмаган хас­таханә мөдире кебек. Солдатларның сәламәтлеге өчен җавап бирергә, күзәтү, тикшерү, дәвалау һәм башкаларны үтәргә кирәк иде. Хәрби табиб гражданлык хезмәткәреннән аермалы буларак бик күп нәрсә өчен җавап бирә: санитария-гигиена контроле, ашханәләр, суның һәм туклануның сыйфаты, хәрбиләрнең физик әзерлеге һәм башкалар. Һәм монда шундый гыйбарә урынлы: «Табиб кайчан әйбәт эшли? Кайчан аның эше бөтенләй юк. Табибның эше кайчан юк? Профилактика белән шөгыльләнгәндә», – дип сүзен дәвам итә кунагыбыз. – Берәүне дә эшли башлау белән, баш табиб итеп куймыйлар. Минем белән дә шулай булды.

Ул хезмәтен гади мед­пункт­тан башласа, аннан соң аңа бөтен тырышлыгын һәм мөмкинлеген административ эшләргә багышларга, медицина коллективлары белән дә җитәкчелек итәргә, дәвалау һәм профилактика процессларын да оештырырга туры килә. Иң соңгы вазифасы – хәрби институтта медицина хезмәте җитәкчесе. Анда булачак офицерлар әзерләнә. Аларның язмышы табиблар нәтиҗәсенә нык бәйле була. Институтка абитуриентлар имтихан бирүгә караганда, сәламәтлекләре буенча күбрәк сыналып кабул ителгән. Бер генә критерий буенча туры килмәсәләр дә, югары уку йорты ишеге алар өчен ябылган. Институтның үзенең госпитале һәм полик­линикасы да бар.

– Новосибирск хәрби инс­титутын тәмамлаучылар Россиянең төрле гаскәрләрендә һәм структураларда хезмәт итә. Ул бик абруйлы уку йорты, аны тәмамлаучыларга таләп зур. Аларны хәтта Президент сагы хезмәтендә дә, Росгвардиядә дә күрергә була. Институтта белем алып чыккан 7 офицер Россия Герое исеменә лаек. Хәзер исә махсус хәрби операциядә бурычларын үтәүчеләр бик күп.
Хезмәт елларында Хәмит Шәмсетдинов Чечняда ике тапкыр командировкада була. Моздокта медицина хезмәтенә җитәкчелек итә. Андагы хезмәт авыр булдымы, дигән сорауга: «Хезмәт иткәндә авырлык турында уйламыйсың. Хәрби форма кидеңме, син аларга игътибар итәргә тиеш түгел. Уставта да ул хезмәт эшчәнлегенең аерым төре итеп билгеләнгән. Хезмәт көненең нормасы, ял һәм бәйрәмнәре юк. Чечняда безнең гаскәрләр җәмәгать тәртибен саклады», – дип билгели ул.

Хезмәтен төгәлләгәч, Хәмит Шәмсетдинов яшәү урыны итеп Яшел Үзәнне юкка сайламаган. Беренчедән, яшел һәм уңайлы шәһәр: табигате, урман, елга һәм күлләре белән аерылып тора. Туган ягына да якын.

«Яшь барган саен туган яклар үзенә тарта», – ди ул.

Өстәвенә, хатыны да нәкъ менә Яшел Үзәннән. Ул Казан консерваториясен тәмамлаган музыкант, музыка мәктәбендә эшли. Хәмит Сабирҗановичка хәзер «Боевое братство» – «Сугышчан туганлык» җәмәгать оешмасы икенче хезмәт урынына әйләнгән, җәмәгать эшләрендә, яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә катнаша. Мәктәпләрдә укучылар белән төрле чара-очрашулар уздыралар.

Менә бу көннәрдә генә 11нче мәктәптә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулуга багышланган очрашуда булдылар. Балаларның аеруча махсус хәрби операция белән кызыксынулары, солдатларга хатлар язулары турында да әйтми уза алмый. «Сугышчан туганлык» һәм Хәмит Шәмсетдинов МХОда катнашучыларга гуманитар ярдәм җыю, төрле яклап сугышчыларның рухын күтәрү буенча да зур эш башкара.

Очрактан файдаланып, хәрби хезмәткә кагылышы булган һәркемне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Барлык буыннар өчен бу дата батырлык, фидакарьлек һәм дәрәҗә символы булып тора. Намус белән хезмәт итүче ир-егетләребезгә саулык-сәламәтлек, җиңүләр, рух ныклыгы, тыныч күк йөзе телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев