Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Халык әйтсә, хак әйтә

Ноябрь ае да башланды. ❄️Димәк, кышка да озак калмады, дуслар.

Ата-бабаларыбыз ноябрьдәге һава торышын күзәтеп, кышныӊ ничек киләсен, алдагы елныӊ уңышлы яки уӊышсыз буласын фаразлаган.

Без дә сынап карыйк әле.

❄️1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Бүгенге суык киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер.
❄️2 ноябрь кар коры җиргә төшсә, ә агачлар яфрак коеп бетермәгән икән, ул тиздән эреп бетә.
❄️3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана.
❄️4 ноябрь көнне яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр.
❄️5 ноябрь көнне кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.
❄️6 ноябрь көнне айны күзәтәләр. Ул нурлар чәчеп ялтырыса – җылыта, сызыкланып, калтырап күренсә – суынса.
❄️7 ноябрь көнне йолдызлар тонык янса, һава торышы бозыла.

❄️8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.
❄️9 ноябрь нинди, май ае шундый.
❄️10 ноябрьдә бәс – суыкка, томан – җепшек көнгә.
❄️11 ноябрь – болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.
❄️12 ноябрь – кырпак кар төшсә, чын кыш озак көттермәс.
❄️13 ноябрь – көн аяз икән, иртәгәсе көннәр җилле булыр.
❄️14 ноябрь көнне кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, димәк, декабрьгә кадәр суыклар булмас.
❄️15 ноябрь көнне суык булып, әтәчләр җырласа, көннәр җылыта. Бу көнне тәрәзәдә бизәкләр хасил булса, язын яшеллек мул булыр.
❄️16 ноябрь көнне мичтә утын шартлап янса – көчле суыкларга. Морҗадан чыккан төтен җиргә ауса, алдагы көннәрдә җылы һава торышы килер.

❄️17 ноябрь көнне җиңелчә суык икән, кыш суык булмас.
18 ноябрьдә кар яуса, суык кыш, көзге культураларның мул уңышына ишарә.
❄️19 ноябрь көнне кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.
❄️20 ноябрь көнне ала каргалар төркемләп очса яки тавышланса, иртәгә кар явар. Бу көнне боз катса, димәк, башка җылытмый.
❄️21 ноябрь көнне җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.
❄️22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.
❄️23 ноябрь – томан җиргә кадәр төшеп, чыпчыклар чыркылдашса, җепшек кар явар.
❄️24 ноябрь көнне суык, аяз булса, ике-өч көндә һава торышы бозылыр.
❄️25 ноябрьдә иртән вак яңгыр сибәләсә, кичкә суытыр.
❄️26 ноябрьдә чәүкәләр чыркылдашса, җепшек көнгә.
❄️27 ноябрь көн болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.
❄️28 ноябрь көнне яткан кар язга кадәр эреми.
❄️29 ноябрь көнне юеш булса кар-буранга.
❄️30 ноябрь – көн кояшлы икән, кыш кояш белән әллә ни сөендермәс, көн суык булса, суык өлешсез калдырмас. 

 

Чыганак: Сазлык Вк төркеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев