Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хаклы хокук судта яклана

Безнең барыбыз да – кулланучы.

Әмма тормыш булгач хокукларыбыз бозылган вакытлар да була. Андый очракларда нишләргә, үз хокукыңны ничек якларга, кая мөрәҗәгать итәргә? Әгәр сатучы белән сатып алучы арасында дәгъва килеп чыкса, ул гади юл белән хәл ителмәсә, эшне судка кадәр җиткерергәме?

Бу уңайдан сорауларны «Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесе Яшел Үзән филиалының кулланучылар хокукын яклау буенча консультация пунктының әйдәп баручы консультанты Надежда Александровичка бирик.


Надежда Александровна, кайвакыт товар сатып алганда, йә булмаса хезмәт күрсәтелгәндә хокукларыбыз бозыла һәм судка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Аның өчен нәрсә эшләргә кирәк? Күпләрне суд өчен пошлина түләү дә ярты юлда туктатып калдырырга мөмкин.


Кулланучылар хокукын бозу турында дәгъвалар буенча кулланучылар Салымнар һәм җыеннар турында РФ законнары нигезендә дәүләт пош линасы түләүдән азат ителә. Хокуклар бозылганда истец (мөрәҗәгать итүче) суд урынын үзе билгели. Ул судка үзенең яшәү урыны, җавап бирүче яисә шул оешманың вәкиллеге урнашу урыны буенча мөрәҗәгать итә ала.
Күптән түгел бер яшел үзән ле кибеттән айфон телефоны сатып ала. Алганда ул төзек булса да, күпмедер вакыттан соң камерасының эшләмәве ачык лана. Кулланучы кибеткә шикаять белән мөрәҗәгать итә, әмма сатучы аңа җавап бирми һәм товарга экспертиза ясатудан баш тарта. Мөрәҗәгать итүчегә үз исәбенә бәйсез экспертиза ясатырга туры килә. Нәтиҗәдә, айфонның фото-видео камерасы модуле төзек булмавы ачыклана. Файдалану кагыйдәләренең бозылу эзләре табылмый. Эксперт товарда яшерен производство брагы бар дигән нәтиҗә чыгара. Шулай итеп, кулланучы үз хокукын яклау һәм гаделлекне торгызу өчен судка мөрәҗәгать итә. Суд барышында сатучы суд экспертизасы ясауны сорый һәм аның нәтиҗәләре дә производство брагын күрсәтә. Суд сатып алучы файдасына карар чыгара. Аның нигезендә сатучыга товар өчен түләү, ирекле рәвештә кулланучы таләбен канәгатьләндерү вакытын сузган өчен пени, кулланучының хокукын бозган өчен штраф түләү билгеләнә.


Димәк, закон буенча суд башкаручыдан өч таләпне үтәтү буенча карар чыгара ала?


Суд сатучыдан «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы законның 20-23нче маддәләренә ярашлы рәвештә товар өчен түләнгән сумманы һәм, өстәвенә, кулланучы таләбен үтәү срогын бозган өчен просрочканың һәр көне өчен товарның 1 проценты күләмендә неустойканы түләтергә хокуклы. Шулай ук 30,31нче маддәләр буенча сатучыдан өстәмә рәвештә канәгатьләндерү срогын бозган өчен товарның 3 проценты күләмендә неустойканы, 15 һәм 13нче законнарда каралганча, китерелгән әхлакый зыян өчен компенсация һәм ирекле рәвештә кулланучы таләбен үтәмәгән өчен аның файдасына суд билгеләгән сумманың 50 проценты күлә мен дә штраф түләттерү дә каралырга мөмкин.
Шуны да әйтергә кирәк, суд җавап бирүчегә (сатучы, башкаручы) кулланучының судтан таләп итү-итмәвенә карамас тан, дәгъвалаучы файдасына штраф сала ала. Бу РФ Югары суды Пленумы карарында билгеләнгән.

– Ә кулланучы хокукы судта якланганда, анда башка дәүләт органнары да катнаша аламы?

Кулланучыларның хокукый һәм законлы мән фә гатьләрен яклауда, тупас рә вештә законнарны боз ган, шәхси эшмәкәрнең, башка ручының авыруларга яисә үлемгә китергән эшчән леген туктату буенча Рос пот ребнадзор органы судка гариза белән мөрәҗәгать итә, шулай ук гражданлык һәм административ суд эшләре кысасында кулланучылар хокукын яклауда суд искы буенча нәтиҗә бирү өчен судта катнаша ала. Бу РФ кодексында шулай билгеләнгән. Кирәк булганда суд үз инициативасы белән дә контрольлек итүче органнарны суд эшенә җәлеп итәргә хокуклы.


Яшел Үзәндә кулланучылар хокукларын бозу, суд яклавы, дәгъва һәм дәгъва белдерү үрнәкләрен, кулланучыларга белешмәлекләр, дәгъва төзүдә ярдәм алу өчен Роспотребнадзор Федераль хезмәтенең «ТРда (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән филиалының Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация пунктына мөрәҗәгать итәргә була, телефоны – (84371) 5 72 63.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев