Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Хәдисләр

Мөхәммәт (г.с.в.) әйткән: «Минем өммәтем өчен кем кырык хәдисне саклый, аңа Кыямәт көнне, Оҗмахка теләгән ишектән кер, дия чәкләр», – дигән.

Аллаһ илчесе әйткән: «Ир-ат ның өч кызы булып, ул аларга баш өстендә түбәле итсә, миһербанлы булса, үстереп-тәрбияләп кияүгә бирсә – аның өчен Оҗмах фарыз», – дигән. «Әгәр дә ике генә кызы булса?» – дип сораганнар. «Ике генә кызы булса да Җәннәткә керер», – дип җавап биргән.

Аллаһ илчесе әйткән: «Кыз тәр бияләүче әтиләр алар турында кайгыртсын, чөнки алар аны Тәмугъ утыннан саклаучы киртә булачак», – дигән.

Мөхәммәт (с.г.в.): «Балигъ лык яшенә җиткәнче ике кызы турында кайгырткан кеше Кыямәт көнендә минем янәшәмдә булыр», – дигән һәм ике кулындагы имән бармакларын тоташтырган.

Берәү пәйгамбәребездән сораган:
– Аллаһ илчесе, әйтче, мин кемгә иң күп хөрмәт күрсәтергә тиеш?
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән:
– Анаңа.
– Ә аннары кемгә?
– Анаңа.
Теге кеше кабат сораган:
– Ә аннан соң кемгә?
– Анаңа, – дигән Аллаһ илчесе.
– Аннары?
– Аннары атаңа һәм якынлыгы буенча туганнарыңа, – дигән пәйгамбәр.

Кем дә кем кан туганнарның арасы бозылуга сәбәпче була, ул Җәннәткә кертелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев