Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

WorldSkills барышында Казан аэропортына керү юлында фуралар хәрәкәте чикләнә

Йөк машиналары хәрәкәтен вакытлыча чикләү 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

Эшче һөнәрләр буенча WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын үткәрүгә бәйле рәвештә, Казан аэропортына керү юлында йөк машиналары хәрәкәте чикләнәчәк. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Р-239 Казан – Оренбург автомобиль трассасыннан «Казан» аэропортына керү юлында йөк машиналары хәрәкәте һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты барышында, 22-27 август көннәрендә, 6.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр вакытлыча чикләнәчәк.

«Машина йөртүчеләрне вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәүләрен сорыйбыз», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

WorldSkills чемпионаты ярышлары «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узачак. Чарада 60 илдән 1,6 меңгә якын яшь профессионал катнашыр дип көтелә. Алар 56 компетенция буенча ярышачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/16/189867/

Фото: архив/Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X