Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

“ WhatsAppтан баш тартыгыз!”

Telegram мессенджерына нигез салган Павел Дуров нигә мондый чакыру ташлаган?


Telegram мессенджерына нигез салган программист Павел Дуров төрле хакер атакаларына дучар булмас өчен WhatsApp кулланучыларына бу кушымтаны юк итәргә тәкъдим итә.
Дуров белдерүенчә, WhatsApp үз кулланучыларын курчаламый, киресенчә,“троян аты” ролендә куллана, ягъни безнең ватсапка кергән һәр мәгълүмат хакерлар һәм аерым дәүләт органнары өчен ачык кала. Акыл белән уйлаган кеше моның шулай икәнлеген программист әйткәнче үк аңлагандыр инде. Бөтендөнья интернет челтәренә кергәч, нинди серең калсын да, нәрсәне яшерерлек хәлдә булмак кирәк? Анда һәр кылыгыбыз, төрле фото-видеоматериалларыбыз, сүзебез “халык казанышы” булсын өчен күп кирәкми.
“Көннәрдән - беркөнне сезнең мәгълүматларыгыз, бөтен кешеләргә дә ачып салынмасын, дисәгез, WhatsAppтан баш тарту хәерле булыр”, ди Дуров әфәнде.
Май аенда ул: “WhatsApp администрациясе юзерларын түбәнсетүен экспертлар сизмәсен өчен үзенең кырын эшләрен яшерә”, дип белдергән иде.
Моны антиреклама дип тә була. Күпмедер дәрәҗәдә чынбарлыкта бу шулай. Ләкин ул нигезле кисәтү. Бу кушымтадагы мәгълүматлар АКШның милли хәвефсезлек хезмәте өчен халык турында мәгълүматлар җыюда мөһим чыганак булып тора. Әйткәндәй, бу хәбәр әле киңкүләм игътибар үзәгендә. Әйтик, чит ил кешесенә тормышка чыккан бер русияле ханымның WhatsApp бите белән тиешле хезмәтләр ныклап кызыксынган. Бу очракта аның никахы чит илгә чыгу өчен генә эшләнгән эш түгелме, шуны тикшергәннәр. Ә юзерларның алыштырмас дустына әверелгән WhatsApp битләрендә ниләр генә юк!
Уенын-чынын бергә кушып: “Бармакларны кәкерәйтеп, WhatsApp белән утырам” дип язганныр ул чәчәге генә, җимеше биектә, һәм аның бер каты итеп төшүе бар. Бу инде көнне WhatsApp белән уздырып көйгән боткалар, мал кыйраткан бакчалар, ир кайтуга пешеп өлгермәгән төшке ашлар, килбәтсез һәм әхлаксыз язулар, фотолар күреп кәеф кырылу ише проблема гына түгел... Бу хакта уйлаганыз бармы?
omet-rb.rbsmi.ru чыганагыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев