Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВТБ24 банкы 2018 елның 1 гынварыннан эшен туктата?

2018 елның 1 гыйнварыннан ВТБ24 фактта яшәүдән туктый. Яңача оештыру нәтиҗәсендә ул ВТБга кушылып уртак бренд астында эшли башлый. Бу хакта финанс группасының мәгълүмат хезмәте хәбәр итә.

Мондый адым ясауга ВТБ акционерлары чираттантыш утырышта уңай тавыш биргән. Бу чыгымнарны киметүгә һәм эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Берләшүгә әзерлек барган. Бүгенге көндә ике банкның финанс продуктларында уртаклыклар, охшашлыклар күп, ә кече бизнес өчен шартлар бертөрле. Клиентларның, акчаларын банклар арасында дистанцион канал ярдәмендә күчерү мөмкинлеге бар, ә банкоматларда хезмәт бердәм нормага китерелгән. Сайт та бер, ә клиентларга хезмәт күрсәтү гадәтләнгән офисларда дәвам итә. Нинди дә булса килешүләрне яңадан рәсмиләштерергә кирәк булмаячак.

Шулай итеп, ВТБ24 клиентлары өчен берни дә үзгәрмәячәк. Ике банкның да инде күп кенә продуктлары бер үк шартларда тәкъдим ителә. һәр очракта да, банкларның клиентлар белән килешүе бар һәм алар үтәләчәк.

 

Фото: konsultantfinance.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: банк ВТБ24 ВТБ 24 прекратит свое существование