Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вәт ичмасам булды быел!

Ел саен сихри бәйрәмебез алдыннан уздырылучы «Яшел Үзән муниципаль районында кече һәм урта субъект, эшмәкәрлек, социаль-мәдәни өлкә биналарын Яңа елга бизәү» буенча бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Авыл җирлекләре арасында 1нче урында – Олы Ачасыр, 2нче урында – Васильево бистәсе, 3нче урында Раифа җирлеге җиңүче дип табылды. Олы ачасырлылар 100 мең сумлык грантка лаек булды.

Олы Ачасыр халкы Яңа ел бәйрәменә ел саен тырышып әзерләнә. «Яшел Үзән» газетасы оештырган бәйгеләрдә дә иң актив катнашучылар шушы авылдан. Быел аеруча шаккаттырдылар әле. Күпләр кар юк, кыш килми, дип зарланганда, Олы Ачасырның үзәк паркында, (элеккеге җәйге бакча авыл җирлеге откан грант ярдәмендә яңартылган иде), зур кар сыннары пәйда булды. Ә инде бакча уртасына куелган урман гүзәле чыршыкайны күреп, аһ итәсең!
– Быел бәйрәмне лаеклы каршы алу өчен барыбызга да тырышырга туры килде. Халкым тагын бер кат бердәм булуыбызны раслады. Мәчет картлары белән бергәләп зур чыршы куйдык. Һәрчак ярдәм итәргә атлыгып торучы егетләребез белән бизәдек. Ә гирляндалар, башка кирәк-яракларны алу өчен авыл халкы һәм читтә яшәүче якташларыбыз матди ярдәмен кызганмады. Мәктәп укучылары, укытучылар бар авылдан кар җыеп, сыннар ясап куйды. Битараф булмаган һәр авылдашыма рәхмәтлемен. «ТРда иң яхшы яңа елга әзерләнгән муниципаль берәмлек» бәйгесендә дә катнаштык. Анда да югары уңышларга өметләнәбез, – дип сөйли җирлек башлыгы Марат Гатиятуллин.
Кичен авыл сихри матурлыкка күмелә. Җем-җем янучы утлар, боланнар, капчыгын күтәргән Кыш Бабай, гүзәл Кар кызы сыннары белән бизәлгән йорт алларын күреп исең китәрлек. Олы Ачасырга килә калсагыз, Абзалиннар, Ганиевлар, Нигъмәтжановлар, Гадиевлар гаиләсе тудырган иҗат җимешләрен күрми китмәгез. Ленин урамында яшәүчеләргә «афәрин» диясе генә килә. «Әнүкә» чишмәсенә дә сугылырга онытмагыз. Исламовлар гаиләсе тудырган сыннар берәүне дә битараф калдырмый, чын сәнгать әсәрләре. Тормыштан ямь табып яши белүче, гүзәллеккә гашыйк авылдашларыма сокланмыйча мөмкин түгел. Алга таба да бердәмлегегез белән куандырсагыз һәм сокландырсагыз иде, ачасырлылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев