Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Волонтерлар татарстанлыларга Конституциядәге үзгәрешләрне аңлатачак

Листовкалар һәм брошюралар белән махсус нокталар республиканың сигез шәһәрендә урнаштырылачак.

Конституция волонтерлары Татарстан халкына илнең төп документының ничек үзгәрүе турында сөйләячәк. Проектны гамәлгә ашыру планы турында Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгында фикер алыштылар. «Конституция волонтерлары» проекты халыкны Россиянең Төп законына кертелә торган үзгәрешләр турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән. Яз көне республикада, башка төбәкләрдәге кебек үк, агарту чаралары узачак. Аларны «Конституция волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый корпусы штабы оештыра.

«Бу безнең өлкән иптәшләребезнең - РФ Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан хупланган волонтерлык үзәкләре ассоциациясенең зур инициативасы, хәзер бу проектны илнең төрле субъектларында гамәлгә ашыруга актив әзерлек алып барыла, һәм без читтә тормыйбыз», - дип билгеләп үтте «Татарстан Республикасы иреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» АНО башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин. Проект кысаларында Татарстанда 30дан артык мәгълүмат ноктасы җәелдереләчәк, алар күпфункцияле үзәктә, мәдәният йортларында, сәүдә үзәкләрендә урнаштырылачак. Волонтерлар алмашыну графигы нокталарның узуына һәм халыкның активлыгына карап төзеләчәк. Мәсәлән, эре сәүдә үзәкләрендә көненә берничә смена оештыралар. Төп чараларны республиканың сигез шәһәрендә - Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга һәм Чистай шәһәрләрендә үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев