Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Водород ягулыгында эшли торган беренче судно суга төшерелде

Бу судноның проекты Санкт-Петербургтагы Крылов фәнни үзәгендә эшләнгән.

Җәйнең соңгы ае, гадәттә, вакыйгаларга бай була. 22 августта Яшел Үзәндә генә түгел, ә Татарстанда һәм, хәтта, Россиядә тарихи вакыйга булды. А.М.Горький исемендәге заводта водород ягулыгында эшли торган беренче судно суга төшерелде.

Бездә төзелә торган кораблар күп елга-диңгезләрне гизә, ил чикләрен саклый, пассажирлар йөртә һәм башкалар. Яңадан-яңа проектларга заводлылар беренчеләрдән булып алына.

– Без сыек газда эшләүче судно да төзедек һәм файдалануга тапшырдык. «Метеор»лар да тапшырдык һәм алар бүген үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Хәзер водород белән эшли торганнарына күчтек, – диде үзенең сәламләү чыгышында «Ак Барс» СК» АҖнең генераль директоры Ренат Мис­тахов.
 

Инновацион судноны суга төшерү тантанасында ТР Премь­ер-министры урынбасары, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Зеленодольск районы һәм шәһәре башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты.

– Без елгаларны пычратмау­ны һәм сәнәгатькә яңа технологияләр кертүне бурыч итеп куйдык. Мондый типтагы судноларның безнең республикада төзелә башлавы һәм завод коллективының аңа тиз алынуы мөһим, – диде Олег Коробченко.

Әйе, бу судно әлегә зур түгел, әмма кечкенә булса да, төш кенә.
Бу беренче тәҗрибә судносы ягулык элементларында энергетик җайланманың универсаль функциональ модулен эшләү һәм технология булдыру өчен платформа булачак. Технология сыналгач, проект үсеш алачак.

– Хәзер алда атомоход төзергә генә кала, галимнәр тагын әллә нәрсәләр уйлап табар әле, – дип билгеләде район башлыгы Михаил Афанасьев.

Бу судноның проекты Санкт-Петербургтагы Крылов фәнни үзәгендә эшләнгән. Шул үзәкнең генераль директоры Олег Савченко яшел үзәнлеләрне котлап, заводка яңа проектны ышанып тапшырулары һәм аның аклануын билгеләде: «Судно күп инженерлар, конструкторлар һәм галимнәр эшен берләштерде. Аның биредә тормышка ашырылуына чиксез шатмын», – диде ул. Әлбәттә инде, горькийлылар һәр яңа идеяне тормышка ашырырга әзер. Әлеге суднолар төрле типта булырга мөмкин: прогулкалар, экскурсияләр үткәрү, пассажирлар йөртү, автобуслар өчен һәм башкалар. Алар бер яктан экологик яктан чисталык вәгъдә итсә, икенчедән, компактлы һәм уңайлы булулары белән аерылып тора.

Фото/видео: Илсөя Садыйкова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев