Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Жаворонков: Covid беркая да китми, хәлнең катлаулануына әзер булырга кирәк

Доньяда ковид белән  авыручылар саны атна эченде ике тапкырга диярлек артты.

15 майдан 21 майга кадәр 5,7 млн зарарлану очрагы теркәлгән, бу бер атна элек белән чагыштырганда 70% ка күбрәк. Бу хакта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков хәбәр итте.

«Кызганычка каршы, җиде көн эчендә без бөтен дөньяда ковидтан якынча 25 мең кешене югалттык. Бу узган атна белән чагыштырганда 134% ка күбрәк», – дип билгеләп үтте спикер. Аның сүзләренә караганда, АКШТА иң күп авыручылар. Авыру дәрәҗәсе Европа илләре арасында да югары: Германия, Франция һәм Италия.

«Россиядә дә кызыклы тенденция. Бер атна эчендә расланган очраклар саны түбән дәрәҗәдә булса да, февраль аеннан башлап беренче тапкыр алдагы җиде көн күрсәткечләреннән артып китте», – дип сөйләде Жаворонков. Ул ассызыклаганча, авыру беркая да китми, республикада  авыру очраклары һәм үлемгә китергән очраклар күп

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев