Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Путин Яшел Үзән заводы эшчесенә дәүләт бүләген тапшырды

Горький исемендәге завод эшчесе Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» мактаулы исеме бирелде.

Кичә Мәскәү Кремлендә Россия дәүләт бүләкләре тапшырылды. 30дан артык россияле арасында мактаулы исемгә Яшел Үзән шәһәренең «А.М. Горький исемендәге завод» эшчесе Зоя Федотова да лаек булды. Россия Президенты изоляцияләүче булып эшләүче Зоя Федотовага «РФның атказанган машина төзүчесе» исемен тапшырды.

Тантанадан соң Зоя Федотова Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды. "Бүләкләнүчеләр арасында танылган кешеләр күп иде, мин бик дулкынландым", - дип белдергән ул тәэсирләре белән бүлешеп.

Иртәгә иртән Зоя Федотованы югары бүләк белән өендә якыннары, ә 30 елдан артык хезмәт куючы заводында җитәкчелек һәм хезмәттәшләре котлаячак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә.

Мәгълүмат - http://tatar-inform.tatar сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев