Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Владимир Путин җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газ үткәрү турында законга кул куйды

Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган. Закон нигезендә газлаштыру операторы институты кертелә, ул «Газпром» - Бердәм газ белән тәэмин итү системасы милекчесе булачак.

Билгеләп үтелгәнчә, компания катнашмаган җирдә бу функцияләрне төбәк оешмалары башкарачак, алар кулланучыларга ягулык бирүне тәэмин итә.

Моннан тыш, документ нигезендә, газ бүлүче оешмаларга (ГРО) инвестиция өстәмәсен хәзер "соңгы миль" салу - бистәара газүткәргечтән башлап, кайчакта гражданнар түләгән участок чикләренә кадәр торбалар төзү өчен җибәрергә мөмкин булачак.
Операторлар шулай ук ташламалы кредитлар һәм займнар механизмнары аша да акча җәлеп итә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев