Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Вконтакте» татар телендәге проектларга ярты миллион сумлык грант ярдәме күрсәтә

Конкурста массакүләм мәгълүмат, мәдәни һәм мәгариф чаралары, коммерцияле булмаган берләшмәләр яки мөстәкыйль авторлар инициативалары катнаша ала.

«Вконтакте» социаль челтәре татар телендәге өч проектка 500 мең сумлык грант өләшә. Бу хакта социаль челтәрнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Без туган телдәге проектларга рус теллеләре фонында аерылып торырга, үз аудиториябезне киңәйтергә һәм сыйфатлырак контент ясарга телибез. Шуңа күрә без ярдәм программасын эшләтеп җибәрдек, ул үзендә белем һәм грант өлешен берләштерә. Татар теленнән башладык, әмма алга таба программаны башкаларга да киңәйтергә җыенабыз ", - дип китерә матбугат хезмәте Татарстанда "ВКонтакте" төбәк вәкиле Диләрә Махиянова сүзләрен.

Белем бирү өлеше 20 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр узачак. Видео лекцияләрдә социаль челтәр хезмәткәрләре платформа алгоритмнары белән ничек дуслашырга һәм алга китү өчен инструментларны ничек нәтиҗәле кулланырга икәнен сөйләячәк. Катнашучылар язылучыларның активлыгын арттырырга һәм өй биремнәрен үтәп, яңа аудиторияне җәлеп итәргә өйрәнәчәкләр.

Җиңүче өч проект прокупоннар рәвешендә 250, 150 һәм 100 мең сумлык грантлар алачак. Аларны социаль челтәрдә үз проектларын үстерүгә тотарга мөмкин, ММЧ булсынмы ул, мәдәни һәм мәгариф чараларынмы, коммерциячел булмаган берләшмәләрме яки мөстәкыйль авторларның эшенме.

Катнашу өчен, 13 октябрьгә кадәр сылтама буенча кереп, анкета тутырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев