Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВИНОГРАДКА АЕРЫМ ИГЪТИБАР

Бакчачыларга кирәкле киңәш.

Августта виноград аерым игътибар сорый. Туфракның өске катламын йомшартып, органик кушылмасы белән ашлагыз. Тагын бер сер бар: җимешләре яхшы өлгерсен өчен, август башында яңа үсентеләрнең өске 5-6 тулысы белән ачылып бетмәгән яфраклы өлешен 25-30 см кисеп атырга кирәк. Әлеге операция нәтиҗәсендә туклыклы матдәләр күп күләмдә өлгереп килүче җимешләргә эләгеп аларның размеры һәм сыйфаты артачак. Моннан тыш, кырку үсемлекнең авыруларга һәм тирәлекнең начар шартларына каршы тору көчен арттыра.

Шулай ук, виноград чукларын томалап торучы яфракларны да өзеп ташларга кирәк, италиялеләр әйтүенә караганда, һәр виноград кояш энергиясе белән дә тукланырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев