Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Виктор Уайлд - Пекиндагы Олимпиаданың бронза призеры

Татарстан сноубордчысы Виктор Уайлд Пекинда узган Олимпия уеннарында бронза медаль яулады.

Дисциплинаның кече финалында параллель гигант слалом белән 35 яшьлек сноубордчы Италия райдеры Роланд Фишналлерны узып, өченче урынны алды.

Алтын медальне австрияле Бенджамин Карл яулады, көмеш медальне словенияле Тим Мастняк алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Вик Уайлд - 2014 елда Сочида ике тапкыр олимпия чемпионы. 2019 елдан Россия паспортлы америкалы Татарстан командасы составында чыгыш ясый.

Бу медаль безнең республика өчен Пекин Олимпиадасында өченче булды. Исегезгә төшерәбез, элегрәк фигуралы шуу буенча команда турнирында Камилла Вәлиева алтын медальгә лаек булды, ә бераз соңрак чаңгыда трамплиннан сикерүче Данил Садриев көмеш медаль яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев