Виктор Колотов – футбол йолдызы
Якташыбыз футболчы Виктор Колотов спорт карьерасын Юдинода һәм Яшел Үзәндә башлый һәм чын футбол йолдызына әйләнә.
9 яшьтән Юдинода «Локомотив» футбол мәктәбендә шөгыльләнә башлый. 1968-1970 елларда Яшел Үзән, Казан футбол клублары өчен чыгыш ясый.1971 елдан 1981 елга кадәр «Динамо» Киев клубы өчен уйный. «Динамо» составында 1975 елда Кубоклар Кубогы һәм Суперкубокка ия була. 4 тапкыр СССР чемпионы, 2 тапкыр СССР Кубогын ала, 1972 һәм 1976 елларда Олимпия уеннарының бронза призеры була. СССР җыелма командасы өчен 54 уенда катнаша һәм 22 гол кертә. 1982 елдан Киевта «Динамо» мәктәбе тренеры, 1983-1992 елларда «Динамо» клубы тренеры була. 1993 елда «Борисфен» (Борисполь) футбол командасының баш тренеры, 1996-1997 елларда «Прикарпатье» (Иваново-Франковск) футбол клубының тренеры, 1998-1999 елларда футбол буенча Украина Олимпия уеннарының җыелма командасының тренеры булып эшли.
2000 елның март аенда йөрәк өянәгеннән 50 яшендә арабыздан китеп бара. 2003 елда Яшел Үзәндә «Комсомолец» стадионы Виктор Колотов исемен йөртә башлый һәм биредә аңа һәйкәл куела (рәсемдә уңда).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев