Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ВИЧ-инфекияле кешеләргә ярдәм фондына нигез салучы: Бу наркоманнар авыруы түгел

ВИЧ- күпчелек очракта җенси контакт вакытында йога.

ВИЧ-инфекцияне авыручыларның күбесе җенси юл белән йоктырган. Бу хакта Андрей Кузьмин белән интервью барышында, ВИЧ белән яшәүче балаларга, хатын-кызларга, яшьләргә ярдәм фондына нигез салучы Светлана Изамбаева сөйләде.
"ВИЧ-инфекциялеләр - наркотиклар кулланучы кешеләр түгел. Бу - 35 һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге гаиләле кешеләр", - дип аңлатты НБФга нигез салучы.
Элек ВИЧны кешеләр наркоманнар һәм фахишәләр авыруы дип кабул итә иде. Изамбаева сүзләренә караганда, ул вакыттан бирле күп нәрсә үзгәргән, ләкин авырулар турындагы фикер элеккечә кала бирә.
"Безнең фондтагы хатын-кызлар матур һәм адекват. Кайберәүләр ике-өч эштә эшли. Күпләрнең балалары һәм үз тормыш тарихы бар. Алар банкирлар, педагоглар, директорлар, парикмахер, сатучылар, стилистлар. ВИЧ-инфекция проказа түгел, һәм кешенең тышкы кыяфәте үзгәрми", - дип сөйләде Светлана Изамбаева.
Светлана Изамбаева белән әңгәмәне "События" сайтында укый аласыз. Видеоверсияне YouTubeтагы “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының каналында күрергә мөмкин булачак. «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар шимбә көнне 18.30 сәгатьтә һәм якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев