Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ветераннарны олылау

Бөек Ватан сугышында җиңү – илебез халкының көчлелеге, фронттагыларның батыр лыгы, тылдагыларның фидакарь хезмәте һәм бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды.

Аның өчен түләнгән бәя һәм горурлык беркайчан да онытылмаячак. Һәрбер ветеранның, тыл хезмәтчәненең, әлеге коточкыч вакыйгаларга катнашы булган һәркемнең исеме мәңгегә тарих битләрендә язылган. 

Безнең җылы мөнәсәбәт яки игътибар таләп ителгән беркемне дә онытырга тиеш түгелбез. Ветераннарга, олы буын кешеләренә хөрмәт һәм ихтирам – халкыбызның тәрбиялелеге күрсәткече. Безнең районда туган илебезне саклаучыларны беләләр, хәтерлиләр һәм горурланалар. 
2020 – илебездә Хәтер һәм Дан елы, дип игълан ителде. 

Барыбыз да беләбез: быелгы Җиңү бәйрәме үзенчәлекле дата һәм шул уңайдан билгеләнгән чаралар кысаларында, «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел» юбилей медальләрен тапшыру акциясе старт алды.
Яшел Үзәндә гомер итүче 83 яшьлек Сәяр ага Сибгатуллин (рәсемдә) Ленинград блокадасын кичергән ветеран. Ул вакытта аңа нибары 4 яшь кенә булса да, әнисенең дүрт баласын җитәкләп подвалга йөгерүләрен һәм һава тревогасы вакытында шунда качып утыруларын, зур абыйсының ачтан үлүен яхшы хәтерли. 1942 елда әнисен өч баласы белән «тормыш юлы» буенча эвакуациялиләр һәм алар Апас районы Болынбалыкчы авылына туганнарына кайта. 
– Җиңү хәбәрен ишеткәндә авылда идек, – дип, хатирәләрен яңарта ветеран, – кешеләрнең шатланышып шау-гөр килүе исемдә. Бөтен урам халкына җитәрлек аш пешереп, сыйланып бәйрәм иткәннәр иде. Сугыш михнәтләрен беркайчан да кабат кичерергә язмасын! Бүгенге көнгә кадәр исән-имин яшәвем үзе бәйрәм. Шөкер!

Сәяр ага 10нчы классны тәмамлагач, Әгерҗе тимер юл училищесына укырга керә. Хәрби хезмәткә алынганчы Юдино станциясендә эшли. Армия сафларыннан кайткач, Казанның инженер-төзелеш институтында югары белем ала һәм хезмәт юлының иң күп өлешен торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә багышлый. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр һәм бүгенге көндә аларның гаиләләре уңышларына, оныклар сөю бәхетенә шатланып, кадер-хөрмәттә тыныч картлык кичерәләр. Юбилей медален Сәяр агага Яшел Үзән районы җитәкчесе Михаил Афанасьев олы хөрмәт белән тапшырды.
Башлыгыбыз ул көнне тагын бер ветеран янында булды. Ачык зиһенле, гомеренең һәрбер мизгелен, әлбәттә инде, сугыш елларын хәтерендә саклаучы һәм позитив дулкында «тәмле» итеп сөйли дә белүче, Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек Бабичева Елена Петровна (рәсемдә) һәркемнең күңелендә тирән ихтирам һәм соклану уятты.

(тулырак газетабызның 15нче санында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев