Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Велосипедыңны сакла!

Узган елның апрелендә Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре “Велосипедыңны сакла!” профилактик акциясен уздырды.

“Мирный” автовокзалында һәм шәһәр күле янында урнашкан  полиция пунктларында  полицейскийлар  велосипедларга  уникаль номерлар сугып, шуларны  фотога төшерде һәм мәгълүмат базасына кертте.

Ул вакытта  үзләренең “тимер атларын” югалган очракта  табарга җиңел булсын өчен  теркәргә килгән   70кә якын яшел үзәнле катнашты. Мондый акциядән соң ситуация ничек үзгәргән соң, шул хакта без  Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең  җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе подполковник Роман Кудрявцев белән әңгәмә корабыз.

– Роман Викторович, ике көн эчендә генә бөтен теләүчеләр дә бу чарада катнаша алмады. Шуңа күрә эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге велосипедларны ел әйләнәсендә исәпкә куя алдылар. Теләүчеләр аны  район һәм шәһәрнең участок уполномоченныена мөрәҗәгать итеп эшләде. Бер елда ничә велосипед исәпкә куелып, чара үзенең нәтиҗәсен күрсәттеме?

– Майдан сентябрьгә кадәр полиция хезмәткәрләренә 1000нән артык велосипедчы мөрәҗәгать итте. Безнең эшнең нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Һәр теркәү очрагында без  велосипед ияләре белән профилактик әңгәмәләр уздырдык. Бу  велосипед урлауларны 2016 елдагы 32дән 2017 елда 21гә кадәр киметергә мөмкинлек бирде.

– Көннәр җылына башлагач быел велосипед урлау фактлары булдымы әле?

– Апрельнең беренче көннәрендә Королев һәм К.Маркс урамнарындагы видеокүзәтү куелмаган яңа йортлар подъездларыннан урлаулар теркәлде. Велосипедлар караучысыз калдырылып, аларның берсенә дә урлауларга  каршы әйберләр куелмаган иде. Кагыйдә буларак,  ике тәгәрмәчле транспорт хуҗалары  подъезддагы домофонга ышана, “тимер атларын” балалар мәйданчыкларында, базар һәм кибет яннарында калдыра.

– Димәк, велосипед хуҗалары үзләре гаепле булып чыга. Нинди саклану чараларын тәкъдим итәсез?

– Велосипедны кыска вакытка гына парковкалау өчен дә видеокамера куелган урыннарда бикләп калдырырга кирәк. Кытайда эшләнгән йозаклар   ышанычлы түгел, аларны кул белән дә ачарга була. Шуңа күрә  йозакларны махсус кибетләрдән генә сатып алырга киңәш ителә. Велосипедны берьюлы рамасыннан да, тәгәрмәченнән эләктереп куегыз. Велосипедның документларын һәм чекларын саклагыз.

– Шулай да велосипедны урласалар нишләргә?

– Паникага бирелергә кирәкми – бу хакта тиз арада полициягә хәбәр итү кирәк. Безнең хезмәткәрләр  якын-тирәдә  булган кешеләрдән сораштырачак.  Кемнеңдер хәтерләп калган булуы мөмкин. Әгәр дә кибет яннарында видеокамералар куелган урыннардан урланган булса,  видеоязма каралачак. Болар җинаятьчене табарга мөмкинлек бирәчәк.

– Быел андый акцияләр уздыру планлаштырыламы?

– Әйе,  башланган эшне быел да дәвам итәчәкбез. Бу чара апрель ахырыннан башлап май башына кадәр югарыда әйтелгән мәйданчыкларда үткәрелә.

Лилиана Славкина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зеленодольск акция полиция велосипед

2
X