Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Велосипед ат түгел, үзе кире кайтмас

Узган елның апрелендә Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре «Велосипедыңны сакла!» профилактик акциясен уздырды.

«Мирный» автовокзалында һәм шәһәр күле янында урнашкан  полиция пунктларында  полицейскийлар  велосипедларга  уникаль номерлар сугып, шуларны  фотога төшерде һәм мәгълүмат базасына кертте. Ул вакытта  үзләренең «тимер атларын» югалган очракта  табарга җиңел булсын өчен  теркәргә килгән   70кә якын яшел үзәнле катнашты. Мондый акциядән соң ситуация ничек үзгәргән соң, шул хакта без  Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең  җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе подполковник Роман Кудрявцев белән әңгәмә корабыз.

– Роман Викторович, ике көн эчендә генә бөтен теләүчеләр дә бу чарада катнаша алмады. Шуңа күрә эчке эшләр бүлеге җитәкчелеге велосипедларны ел әйләнәсендә исәпкә куя алдылар. Теләүчеләр аны  район һәм шәһәрнең участок уполномоченныена мөрәҗәгать итеп эшләде. Бер елда ничә велосипед исәпкә куелып, чара үзенең нәтиҗәсен күрсәттеме?
– 2017нче елның май аеннан сентябрьгә кадәр полиция хезмәткәрләренә 1000нән артык велосипедчы мөрәҗәгать итте. Безнең эшнең нәтиҗәсен вакыт күрсәтер. Һәр теркәү очрагында без  велосипед ияләре белән профилактик әңгәмәләр уздырдык. Бу  велосипед урлауларны 2016нче елдагы 32дән 2017нче елда 21гә кадәр киметергә мөмкинлек бирде.
– Көннәр җылына башлагач быел велосипед урлау фактлары булдымы әле?
– Апрельнең беренче көннәрендә Королев һәм К.Маркс урамнарындагы видеокүзәтү куелмаган яңа йортлар подъездларыннан урлаулар теркәлде. Велосипедлар караучысыз калдырылып, аларның берсенә дә урлауларга  каршы җайланмалар куелмаган. Кагыйдә буларак,  ике тәгәрмәчле транспорт хуҗалары  подъезддагы домофонга ышана, «тимер атларын» балалар мәйданчыкларында, базар һәм кибет яннарында калдыра.
– Димәк, велосипед хуҗалары үзләре гаепле булып чыга. Нинди саклану чараларын тәкъдим итәсез?

Тулы әңгәмә газетаның җомга санында (№30).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: велосипед