Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вавилов: Конституциягә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын күпкә яхшырак итәчәк

Илнең чәчәк атуы турында уйлый торган кешеләр РФ Төп законына төзәтмәләр өчен тавыш бирергә тиеш, дип билгеләп үтте Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды рәисе.

РФ Конституциясенә төзәтмәләр Россия һәм аның гражданнары үсешенә уңышлы йогынты ясаячак. Шундый фикерне алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм Иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе, Анжела Вавилова исемендәге Җәмәгать хәйриячесе Владимир Вавилов белдерде.

 

"Илнең һәм халыкның яхшы тормышы турында уйлаучылар барып, тавыш бирергә тиеш. Чөнки Конституциягә компетентлы кешеләрнең зур төркеме тарафыннан кертелгән төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын социаль өлкәдә дә, медицина өлкәсендә дә һәм башка күп тармакларда да күпкә яхшырак, мөмкинрәк  итәчәк ", - дип билгеләде Владимир Вавилов.

 

Ул, вәгъдәдә түгел, ә чынбарлыктагы якты киләчәк өчен барырга һәм тавыш бирергә кирәк, дип өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X