Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ватаныбыз, киләчәк буын өчен түздек

1941 елның 22 июне таңында, сугыш игълан итми генә, Һөҗүм итмәү турындагы килешүне явызларча өзеп, немец-фашист гаскәрләре Совет җиренә бәреп керде. Бу хәбәр бөтен совет халкын тетрәндерде.

Мин бу вакытта Урысбага авылында яши идем. 12 яшьлек яшүсмер кызмын. Үзем ятим, әни яшьли үлде, әти сугышка кадәр Сталин төрмәләрендә хәбәрсез югалды. Сугыш башланганын белгәч, бөтен халык бик каты  елады. Авылдагы барлык ир-атларны сугышка алып китә башладылар.
Хатын-кызлар барысы да авыл хужалыгында иң авыр хезмәттә бил бөкте. Көнозын уракта идек. Ә төнлә ындырда эшләдек. Рәтләп йокларга вакыт юк. Сабан сөргәндә үгез, сыер җигә идек. Атлар юк. Тагын бик күп төрле эшләрдә эшләдек. Монысы җәй көне. Ә кышын без урманда, машиналар утын ташысын өчен, кар көрәп, юллар сала идек. Ул вакытларда алабута, черек бәрәңге, имән чикләвеге, кычыткан ашамаган кеше булмагандыр. Үстерелгән икмәкнең күп өлеше фронтка җибәрелде.
Сугыш бик күп кешегә зур авырлык­лар китерде. Минем яшьтәшләрем, күп дусларым да сугыш кырларында ятып калды. Күпләр ачтан үлде. Күрше авылларда ачлыктан шешенеп үлгән кешеләр дә бар иде. Кайберәүләр түзә алмыйча, үләксә базларына барды. Әмма без сабыр булыр­га тырыштык. Үз ватаныбыз, киләчәк буын өчен түздек! Хәзерге заманда һәм киләчәк буыннарга мондый сугыш афәтен күрергә язмасын иде. Балачак, яшьлек елларын куркыныч бер төш кебек искә алырлык. Бүгенге матур тормышыбыздан зарланыр­лык түгел. 

Мөршидә Габделхәева.
Күгәй
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев