Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ватанпәрвәрлек яшьтән тәрбияләнә

«Авангард» стадионы спорт залы ел саен бәйрәм алдыннан мәктәп укучыларының күңелле шау-шуына күмелә. 23 февраль Ватанны саклау­чылар көне һәм Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган строй җыры һәм күнегүләре смотры мәктәп укучыларын кабат җыйды.

Булачак солдатларга бик тә мөһим булган әлеге чарада район башлыгы Александр Тыгин, хәрби комиссариат бүлеге җитәкчесе Рамил Батршин катнашты.
– Сез – Россия армиясенең киләчәге. Чынлап та, биредә катнашкан егетләр хәрби хезмәтне сайлар, дип ышанасы килә. Строй җыры һәм күнегүләре смотры бүген патриотик тәрбия бирүнең үзгә, ягъни яңартылган алымы, – дип бәйрәм котлавын җиткерде Александр Тыгин.
Командаларның берсен мактап, икенчесен яманлый торган түгел. Һәрберсе тиешенчә формада киенгән, төз итеп атлыйлар, шартына туры китереп җырлыйлар да. Хөкемдарлар исә һәммәсен энә күзлегеннән үткәрә. 
– Бу беренче чиратта үзеңне армиягә әзерләүче, дисциплинага өйрәтүче менә дигән чара да. Булачак солдатлар өчен бу бик мөһим, – дип фикерләре белән уртаклаша 9нчы лицейның 9В сыйныфы укучысы Александр Вьюговский. 
Катнашучылар арасында кызлар да бик күп, стройда йөрү аларга нәрсә бирә икән дип үзләренә мөрәҗәгать иттем:
– Әтием хәрби кеше, шуңа да ул минем белән горурлансын дип монда килдем дә инде һәм үкенмим. Чөнки составта VIII-XI сыйныф укучылары һәм еш уздырылган өйрәнүләрдә дуслашып та беттек инде, – дип сөйли X сыйныф укучысы Елизавета Иванова. 
Җиңүчеләргә килгәндә I урынны – 3нче гимназия, II урынны – 17нче мәктәп белән 9нчы лицей, III урынны исә 16нчы мәктәп командасы яулады. Алдан ук билгеле булганча, җиңүче команда 9 майда бәйрәм парадында катнашачак. 
Ватанпәрвәрлек, туган илне ярату кебек хисләрне балачактан, яшьтән үк тәрбияләү мөһимлеген аңласак иде.

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев