Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Ватанны саклау – һәркемнең изге бурычы

Тагын ике көннән илебез Ватанны саклаучылар бәйрәмен билгеләп үтәчәк. Илне саклау ул – илнең иминлеген саклау, димәк, бүген ветераннар, хәрбиләр яки ил алдында изге бурычын үтәп кайтучылар гына түгел, тыныч тормышта Ватаныбыз куәтен арттыручылар бәйрәме дә, дип уйлыйбыз. Ә сезнең өчен ул нинди бәйрәм, кадерле укучылар? Менә шундый сорау белән кайберләрегезгә мөрәҗәгать иттек.

Рәмис Сәйфетдинов, Мулла Иле (рәсемдә):
–Бүгенге көндә Приморье өлкәсенең Уссурийск шәһәрендә мотострелок бригадасында элемтәче буларак хезмәт итәм. Һәм ир-егетләргә, закон буенча кушылганга гына түгел, ә һәрьяклап ныгып кайту өчен хәрби бурычыңны үтәргә кирәк дип уйлыйм. Ватанны, туган нигезне, туган җирне, әти-әнине саклау, яклау - һәр ир-егетнең изге бурычы. Армия ул – бездән чын ир-егет ясый. Бернинди дә кыерсыту юк, ашату да, тәртип, чисталык ягыннан бар да әйбәт. Армиядән кайткач якыннарыңның йөзенә туры карап сөйләшерлегең, теләсә нинди эшкә курыкмыйча урнаша алуың үзе зур бәхет. Әти-әниемә миңа яхшы тәрбия биргәннәре һәм бигрәк тә әтиемә файдалы киңәшләре өчен бик зур рәхмәт әйтәсем килә.


Дамир Габделнуров, (Яшел Үзән):
– Мин үзем ике ел хезмәт иттем, миннән соң инде берәр елга гына калды. Башкаларга киңәш итмәс идем. Ул армия инде безнең әтиләр вакытындагыдан нык аерыла. Анда хәзер дисциплина да юк, яклар өчен бөек идеаллар да юк. Шулай да сары томшыклы чебешлектән чыгып, «возмужаться» итәргә файдасы бар. Аннан инде син бөтенләй үзгәреп кайтасың. Күпмедер тәҗрибә туплыйсың, тормышка башка күзлектән карыйсың, үзеңне чын ир-ат итеп тоясың. Менә шуның өчен, бары тик үзеңә үзеңнең кем икәнеңне исбатлар өчен барсаң гына. Ә 23 февральгә килгәндә, минем бәйрәм, әлбәттә! Ватан каршында хәрби бурычымны ике ел үтәгән солдат буларак, үземне андый бәйрәмгә лаек дип саныйм.    
Гөлүсә Харисова (пенсионер): Ике  ул таптым. Кечесенә  июньдә 20 яшь тула, быел укып бетерә. Армиягә барам ди үзе. Ә менә бала тапканда  бер ай дәваханәдә ятарга туры килде, операциядән соң. Йөз төрле дарулар гына түгел, хәтта  укол кадар өчен мамыкка кадәр сатып алдырттылар. Декрет акчасының бер тиенен дә күрмәдем – роддомда калдырып чыктым. Шушы илне минем улым сакларга һәм якларга тиеш...
 

Гүзәл Минһаҗева (журналист):
23 февраль  – иремнең туган көне. Ул Ватаныбызны чик гаскәрләре сафында  саклады һәм старшина буларак хезмәт итте (моның белән бик горурлана!) Бу көн безнең өчен гаилә бәйрәме дә, аңа 55 яшь тула.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: день защитника Отечества 23 февраля армия