Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Вафат иткән кешегә Коръән уку ярыймы?

Татарча хәдисләр

عَنْ مَعْقِلِ بْنِ يَسَارٍ أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «اقْرَءُوا ‌يس ‌عَلَى ‌مَوْتَاكُمْ»

Вафат иткәннәрегезгә Ясин сүрәсе укыгыз.

Мүснәд Имам Әхмәд, 20301. Мүснәд Әбү Дауд әт-Таялиси, 973. Сүнән Әбү Дауд, 3121. Сахих Ибне Хиббан, 1712
Кайбер кешеләр вафат иткән кешегә Коръән укырга ярамый дигән сүз чыгарып, динебезгә яңалык (бидгать) кертәләр. Мөселманнарның кайберләре бу имеш-мимешләргә ышана башлыйлар, кызганычка каршы. Бу хәдисне Имам Әхмәд үзенең "Мүснәд" исемле хәдис җыентыгында китерә. Ул яхшырак белә ме, яки заманабыз яшүсмерләре ме? Бу төр хәдисләрне башкаларга җиткерергә тырышыйк әле, мөхтәрәм җәмәгать.

Чыганак:Татарча хәдисләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев