Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Васильевский» шифаханәсе Яшел Үзән районы балаларын балалар лагерена җыя

7 яшьтән 16 яшькәчә балаларга, 01.12.2020 - 07.12.2020 һәм 10.12.2020 - 17.12.2020, шифаханәнең лагерында тулысынча бушлай ял итү мөмкинлеге бирелә.

Бу Яшел Үзән районы балалары өчен шифаханә оештырган соңгы бушлай сменалар! Урыннар саны чикләнгән!!! Быелгы көздә "Васильевский" шифаханәсендә инде 500ләп бала бушлай ял итте. Кабат бушлай ял итәргә мөмкин!

Юлламаны броньлау өчен 8-800-600-62-60 яисә 884371 2-02-22 телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Ял итүгә 7 көнгә күңел ачу программасы, урнаштыру һәм туклану керә.

Юллама алу өчен кирәкле документлар исемлеге VASILEVO.RU шифаханәсенең рәсми сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев