Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода рәсми пляж барлыкка киләчәк

Васильево бистәсендә пляж җиһазлау эшләре ахырына якынлашып килә.

Яр буе урамында коену урыны бик тиздән "стихияле" статусын "рәсми" дип үзгәртәчәк. Моңа республика бюджетыннан 464 мең сумнан артык акча бүленгән.

- Монда инде су төбен чистарттык, чикләрне билгеләдек һәм кирәкле аншлаглар урнаштырдык. Моннан тыш, пляжда кирәкле инвентарь, вышка белән коткару посты булачак. Видеокүзәтү камералары урнаштыру да планлаштырыла. Территориядә көн саен Яшел Үзән районы суларында коткару җәмгыяте хезмәткәрләре кизү торачак, - дип сөйләде Васильево бистәсе башлыгы Эльдар Хәлиуллин.

Барлык таләпләр үтәлү белән үк, ГИМС хезмәткәрләре пляжны тикшерү эшенә керешәчәкләр, - дип хәбәр итә @ gazetanarodnaia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев