Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода "Милләтләр кроссы - 2020" узды

Кояшлы октябрь иртәсендә Васильево халкы Милләтләр кроссының традицион стартына чыкты.

Барлыгы 200дән артык кеше: 1-11 сыйныф укучылары, шулай ук, бистәнең хезмәт коллективлары килгән иде. Уртача, 1 км озынлыктагы дистанцияне катнашучылар 10 минут эчендә уздылар, финишка беренче булып Васильево бистәсе өченче мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Рөстәм Сабиров килде.

- Үз темпымда йөгердем, конкуренция бөтен маршрутта да сизелә иде, ләкин, ахырда, мин үземне тизләттем һәм бу алга чыгарга мөмкинлек бирде, - дип сөйләде яшүсмер.

Спорт чарасында катнашучыларның барысына да җирле икмәк заводыннан баллы призлар - "Чәк-чәк" тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев