Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Васильевода Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең профилактик рейдлары уза

Узган ялларда Васильево бистәсендәге торак йортларның берсендә янгын булды. Күмергә әйләнгән корылма эчендә өч ир-атның янган гәүдәләре табылган.

Моның сәбәбе баналь - исерек хәлдә тәмәке тарту. Васильево халкына тагын бер тапкыр куркынычсызлык чаралары турында искә төшерү өчен, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, яңадан поселокның торак йортлары буенча рейдка чыкты.

Шул ук вакытта, алар белешмәләр тарату белән генә чикләнмичә, җирле халык белән максатчан аралашты, аларның янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә мөнәсәбәтләре белән кызыксынды, кешеләрнең аңлылыгына йогынты ясауның иң нәтиҗәле ысуллары һәм янгын белән хәлне тотрыкландыру чаралары турында фикер алышканнар.

- Васильево бистәсендәге янгыннарга бәйле рәвештә халык белән эш тагын да активлашты, - дип шәрехли Васильево башкарма комитетның әйдәп баручы белгече Евгения Пушилина.

Профилактик әңгәмәләрдән тыш, рейдлар барышында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, шул исәптән, автоном янгын сүндерү хәбәрчеләрен торак йортларда урнаштыру кирәклеге турында аңлату эшләре дә уздырган.

Резедә Йосыпова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев